Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мал табиблары, хач формасындагы базга салып, дуңгыз баласы, бозау һәм тавыкны яндырды (ФОТО, ВИДЕО)

Биектау районында уку-өйрәнүләр вакытында үлгән кош-корт һәм мал-туар бензин сибеп яндырылды. "Интертат" бу вакыйгадан фото-видео репортаж тәкъдим итә.

news_top_970_100
Мал табиблары, хач формасындагы базга салып, дуңгыз баласы, бозау һәм тавыкны яндырды (ФОТО, ВИДЕО)

Бүген Биектау районының Тимофеевка авылында, Татарстанның баш мал табиблары, Африка чумасы, себер язвасы, тилчә һәм кош гриппы кебек йогышлы авырулар килеп чыга калса, малларны ничек юк итәргә кирәклеге буенча дәресләр узды.

Өйрәнүләрнең легендасы буенча, 4 октябрьдә Биектау район ветеринария берләшмәсенә Илдар Ибәтулин хуҗалыгында дуңгызлар үлә башлау турында хәбәр керә.

Әлеге хәл урынына, клиник-эпизоотологик тикшерүләр үткәрү өчен, районның ветеринария лабораториясе белгечләре килә. 

Нәтиҗәдә, хуҗалыкта Африка чумасы диагнозы раслана һәм Баш ветеринария идарәсенә хәбәр ителә. Идарә исә республика штабын Татарстанда әлеге авыру таралуга юл куймау хакында кисәтә.

Патологик материал алу төркеме үлгән малларны яру урынына, авыруның сәбәпләрен алу өчен алып китә.

Әлеге сценарийны белгечләр барлык баш мал табибларына да күрсәтте.

Малларны иң элек укол кадап үтерделәр. 

Шуннан соң  махсус “погрузчик” аларны яру урынына алып килде. Төягеч үзе йогышсызландыручы барьер аша узды.

Анда аңа дезинфекция ясалып, документлары тикшерелде.

Республика ветеринария лабораториясе белгечләре себер язвасы, Африка чумасы, тилчә, кош гриппы куркынычы булган патологик материалларны тикшерде. Алынган материал махсус сейф-пакетка салынып, штрих-код беркетелде, озату хаты язылып, термосумкага салып, Республика ветеринария лабораториясенә җибәрелде.

Тиешле нәтиҗә чыгарылгач, Президент Указы белән республика территориясенә карантин игълан ителә. Ибәтуллин хуҗалыгына ветеринар-санитар дезинфекция ясала.

 Хуҗалыкта калган башка маллар, махсус төркем ярдәмендә, юк ителә.

Үлгән маллар тирәнлеге 2 метрдан ким булмаган, плюс формасында ясалган махсус базга салып, өстенә янучан материаллар сибеп яндырылды. 

Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен яндыру урынында махсус экипаж кизү торды.

Эш беткәннән соң, шәхси состав санитар пунктка юнәлә. Биредә алар махсус костюмнарын салып, яндыру өчен каралган махсус капчыкка сала, санитар һәм медицина тикшерүе уза.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100