Мәрхүм Жанна Фрискеның ире улын дөньяның теләсә кайсы университетына укырга керерлек итеп әзерләргә тели

9 сентябрь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Берничә ел элек яман шештән вафат булган җырчы Жанна Фрискеның улы Платон хәзер әтисе Дмитрий Шепелев белән үсә. Әти улының телләр белмәвенә борчыла икән, дип яза StarHit басмасы. Киләчәктә Дмитрий улын инглиз телендә белем бирә торган мәктәптә укытырга тели. Хәзер бала укырга керергә әзерләнә.

Платонга яз көне алты яшь тулды. Әтисенең тырышлыгы белән, бала актив тормыш алып бара, берничә секциягә йөри, спорт һәм музыка белән шөгыльләнә.

Дмитрий чит телләр өйрәтүне юкка гына сайламаган. Ул улының берничә телдә иркен аралашуын тели. "Дөньяның теләсә кайсы университетына укырга керерлек белеме булсын иде. Моның өчен инглиз теле кирәк. Яхшы инглиз теле шушы яшьтән башлана, шуңа безгә ел дәвамында аны югары дәрәҗәгә җиткерергә кирәк", - дигән Шепелев.

Хәзергә Платон чит телдә бер сүз дә белми икән. 

  Без Инстаграмда

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла