Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәрхүм Майкл Джексон турында яңа факт ачыкланган: ул хатыны белән бер тапкыр да йокламаган

Мәрхүм Майкл Джексон турында яңа факт ачыкланган: ул хатыны белән бер тапкыр да йокламаган

news_top_970_100
Мәрхүм Майкл Джексон турында яңа факт ачыкланган: ул хатыны белән бер тапкыр да йокламаган
Майкл Джексонга ике бала табып биргән хатыны журналистларга бер яңалык әйткән: баксаң, аларның Майкл белән беркайчан да интим мөнәсәбәтләре булмаган икән, дип яза Лайф.ру.

Майкл 38 яшендә 37 яшьлек Дебби Роу исемле шәфкать туташына өйләнә. Туйлары 1996 елда Сидней шәһәрендә була. Майкл әле генә хатыны Лиза Пресли белән аерылышкан була, парның балалары булмый. Әмма Майкл бик тә бала тели.

Шушы көннәрдә Дебби Роу Майкл белән яшәү үзенчәлекләре турында сөйләгән. "Өч ел бергә яшәп, ике бала тудыруыбызга карамастан, безнең арада беркайчан да җенси мөнәсәбәт булмады", - дигән ул.

"Майкл мине савыт буларак кына кулланды. Мине атны аталандырган кебек ясалма рәвештә аталандырдылар", - дип сөйләгән Дебби. Балаларының Майклдан түгел, башка ир-аттан булуы да ихтимал, ди, чөнки аңа донор мәние керткәннәр. Улының да, кызының да чәче һәм тәне аксыл төстә. 

Роу белән Джексон хатын эшләгән дерматология клиникасында танышкан була. Хатын аңа шул рәвешле бала табып бирергә ризалык бирә, чөнки ирне "бәхетле итәргә тели", диелә хәбәрдә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100