Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәдинә Гайнуллина: Ник түгелдем инде, дистанция тотасы булган!

Мәдинә Гайнуллина: Ник түгелдем инде, дистанция тотасы булган!

news_top_970_100
Мәдинә Гайнуллина: Ник түгелдем инде, дистанция тотасы булган!
Әлмәт театры артистканы күңелен авырттырган бер мәсьәлә күтәргән. Инстаграмдагы соңгы посты сыкрау белән тулы.

"Кешеләр арасында кайвакыт аралашудан соң бик тә кыскартасы килгән дистанция була. Чөнки... Күңел түреңнән ул кешедән җылылык көтәсең, эчеңне бушатасың, рәхәт булып китә, хыялларың белән бүлешәсең, авыр булган вакытларыңны түгәсең, сөйлисең, бушанасың, аннан ышансың...

Ни өчен?..

Эчен бушату өчен дә бит кешегә үз кешесе кирәк! Алар бар, әмма бик аз. Арада шундыйлары була - син аңа ышанып, авырткан җиреңне сөйлисең, яклау-аклау көтәсең, ә ул: "Әйе, әйе" дип, синең хәлеңә кереп утырган була да, ә соңыннан бу аңа башкага җиткерү өчен бер мәгълүмат кына булып чыга. 

Әйе шул, соңыннан гына аңлыйсың - дистанция тотасы калган, ник түгелдем инде дисең. 

Әйтәләр бит: начальствога якын булма, бу куркыныч, бу кояшны йөгәнләргә тырышуга тиң диләр. Иртәгә ни буласын кем белгән!? "Дистанция - вот, что правит миром", - дигән бер акыллысы, мең тапкыр авызы пешкәч. Янәшә булу якын булудан кулайрак, мондый позиция тотрыклырак. Йоклавы да рәхәт, уянуы да, яшәве дә, эшләве дә, ихлас елмаю да рәхәт", - дип язган Мәдинә инстаграмда.

"Безне менә шундый ике йөзле кешеләр үзгәртә дә инде, Мәдинә! Үзеңә-үзең бикләнә башлыйсың, ышаныч бетә кешегә", "Бик дөрес язгансың, Мәдинә. Уңган-булган кешене курә алмыйлар шул аны", дип язып калдырганнар Мәдинәгә инстадашлары.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Кешеләр арасында,кайвакыт аралашудан соң бик тә кыскартасы килгән дистанция була(татарча аралык була микән инде ул?!)Чөнки...Күңел түреңнән ул кешедән җылылык көтәсең,эчеңне бушатасың,рәхәт булып китә,хыялларың белән бүлешәсең,авыр булган вакытларыңны түгәсең,сөйлисең,бушанасың,аннан ышансың...Ни өчен?...Эчен бушату өчен дә бит кешегә үз кешесе кирәк!Алар бар,әмма бик аз.Арада шундыйлары була- син аңа ышанып ,авырткан җиреңне сөйлисең,яклау -аклау көтәсең ,ә ул:" әйе ,әйе", дип синең хәлеңә кереп утырган була да ,ә соңыннан бу аңа башкага җиткерү өчен бер мәгълүмат кына булып чыга.Әйе шул, соңыннан гына аңлыйсың дистанция тотасы калган,ник түгелдем инде, дип.Әйтәләр бит начальствога якын булма,бу куркыныч,бу кояшны йөгәнләргә тырышуга тиң диләр.Иртәгә ни буласын кем белгән!?"Дистанция - вот ,что правит миром"- дигән бер акыллысы,мең тапкыр авызы пешкәч.Янәшә булу,якын булудан кулайрак,мондый позиция тотрыклырак.Йоклавы д а рәхәт, уянуы да,яшәве дә,эшләве дә,ихлас елмаю да рәхәт.

Публикация от Мадина tatar Ka (@madina_tatarka)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100