Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилиана Ирназарова ни өчен өченче балага тәвәккәлләвен аңлаткан

Лилиана Ирназарова ни өчен өченче балага тәвәккәлләвен аңлаткан

news_top_970_100
Лилиана Ирназарова ни өчен өченче балага тәвәккәлләвен аңлаткан
Җырчы Лилиана Ирназарова өченче баласын көтә дип язган идек. Өченчесе дә малай булачак икән.

Шушы көннәрдә Лилиана инстаграмында ни өчен өченче бала алып кайтырга ниятләгәнен аңлаткан.

"Ә нәрсәсен тәвәккәлисең аның? Янымда яраткан, ышанычлы кешем, үзем мораль һәм физик яктан көчле, әти-әнием һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булганда, нишләп ниятләмәскә?

Әмма бу да иң мөһиме түгел. Беренчедән, мин баламны үзем өчен табам. Ирем өчен дә, әти-әнием өчен дә, җәмәгатьчелек фикере өчен дә түгел.

Мин моны үзем телим. Минем тормышымда 12 ел элек борылыш булды. Мин тормышны һәм аның кыйммәтләрен яңадан бәяләдем. Минем бердәнбер ир туганым вафат булды һәм мин бу җир шарында әтием белән әниемнән башка беркемем дә булмавын аңладым. Шуңа мин үземә минимум өч балам булачак дип сүз бирдем. Аллага шөкер, хәзер без дүртәү, Алла бирса, бишенчесе туарга тора. Арыганлык, "үзем өчен яшим", "мин әзер түгел әле" дигән сәбәпләргә ничек салынып буладыр! Чынлап, аңламыйм. Балалар ял итәргә яки сәяхәт кылырга комачаулыймы, алар белән тулы канлы тормыш алып барып булмыймы? Минем очракта, без балаларны бер көнгә әниләрдә калдырабыз һәм ирем белән нишләргә белми тилмерәбез. Балаларсыз күңелсез, мәгънәсе калмый. Максат, омтылулар калмый. Әлбәттә, мин бала теләп тә, балалы була алмаган кешеләр турында әйтмим", - дип язган Лилиана.

Һәм ахырдан өстәп куйган: "Бәлки, мин сезне шаккаттырырмын, әмма мин дүртенче бала, кыз да телим!"

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100