Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилиана Ирназарова өченче йөклелегенең ничек башланганын искә төшергән

Лилиана Ирназарова өченче йөклелегенең ничек башланганын искә төшергән

news_top_970_100
Лилиана Ирназарова өченче йөклелегенең ничек башланганын искә төшергән
Бу атнада кабат әни булган Лилиана Ирназарова йөклелек чорын искә төшерә. Моны ул инстаграмда язган.

"Хатын-кызлар балага узалар да, тыныч тормышка күчеп, тугыз ай буе шулай яшиләр.

Әмма минем бер дә алай булмады. Киресенчә булды. Балага узуым үз кагыйдәләрен барлыкка китерде: күп нәрсәне эшләп өлгерәсе бар, чөнки бу җаваплылык бит. Өйдә тагын бер кеше пәйда була, кем аны тәэмин итәчәк, ашатачак, караячак? Әлбәттә, без. Әмма без бит әле күп нәрсәгә өлгермәдек. Һәм шуннан китте-китте...

Ике сызыкны тест "Үзгәреш җиле" фестивалендә күрсәтте. Ул бик колачлы фестиваль, күп көч, вакыт таләп итә. Көннәрдән бер көнне башым әйләнеп китте, мин хәтта стенага бәрелдем. Аннан соң исләр теңкәгә тия башлады. Аннары мин номер башындагы хәрәкәтләрне истә калдыра алмавыма еладым. Һәм шуннан эчке тоемлавым "бар әле даруханәгә, тест ал" дип аваз салды. Ни дисәң дә, өченче мәртәбә бит.

Шуннан башланды!

Бер ел алга планнар язып куйдым.

Ашханәдә ремонт ясарга (аны тулысынча диярлек үзем командам белән башкарып чыктым).
Бөтен тапшыруларда катнашырга.
Яңа җырлар яздырырга.
Ресторан сатып алырга.
Ресторанда ремонт ясарга.
Бакча утыртып, аны бала туганчыга кадәр карарга.
Кышкылыкка ризык әзерләргә.
Балага исем сайларга.
Һәм тагын 100 пункт, барысын да диярлек өлгердем", - дип язган Лилиана.

Җырчы бу атна башында өченче мәртәбә әни булды. Төпчек улына Миран дип исем кушканнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100