Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лэйна "Аерылмагыз" җырын яңарткан

Лэйна "Аерылмагыз" җырын яңарткан

news_top_970_100
Лэйна "Аерылмагыз" җырын яңарткан
Башта Элвин Грей концертында халыкка күренеп, соңыннан "Малай на белом барсе" җыры аша бөтен Татарстанга танылган 19 яшьлек җырчы Лэйна хит җырларның берсе булган "Аерылмагыз" җырын яңарткан.

Лэйнаның клибы Ютубта ике көн эчендә 40 меңгә якын карау җыйган.

"Без командабыз белән Татарстан Республикасына бүләк ясап, халык белән бергә клип төшерергә булдык. Чөнки бу җырны бөтен татарлар белә кебек бит..." - дип язган җырны тәкъдим итеп Лэйна.


"Аерылмагыз" җырын татар дөньясында Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиев таныткан иде. Ул башкарганнан соң бу җыр халык теленә күчте, мәҗлес җырына әйләнде. Татар халкының бер генә туе да бу җырдан башка узмый.

Лэйна күптән түгел "Миләшләрем" җырын да яңарткан иде. Бу җырга төшерелгән клибы гаугалы булды, чөнки анда интим мөнәсәбәтләргә ишарә бар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100