Ленар Яшен Алинә Хисмәтуллинага өйләнгән?!

13 Марта 2018

Укылган: 2961 тапкыр

Ленар Яшен Инстаграм челтәренә “Күңел” радиосында  алып баручы булып эшләүче Алинә Хисмәтуллина белән никахлашу залы янында төшкән фотосурәт элгән. Әллә, тамашачылардан качып, өйләнде микән? Ленарның үзеннән сорадык.

- Ленар, хәлләрең ничек?

- Аллага Шөкер, яхшы. Бертуктаусыз иҗат белән шөгыльләнәм. Яңа җыентык чыгарып, бик күп эшләр башкарырга планлаштырам.

- “Күңел” радиосы диджее Алинә Хисмәтуллина белән очрашасызмы әллә?

- Юк, очрашмыйбыз. Без Алинә белән якын дуслар гына. Аның белән никахлашу залында төшкән фотосурәтне “пиар” өчен генә куйдым. Алинә минем “Күзләр яна” җырының клибында төште.


- Синең арттан бик күп кызлар йөри. Йөрәгең бушмы?

- Күп кызлар белән аралашам, ләкин йөрәгем буш. Шәхси тормышка вакыт бик тар.

- Яңа альбомын кайчан чыга?

- Төгәл вакытын әле әйтә алмыйм. Альбом чыгару минем күптәнге хыялым. Бу эшне башкарып чыкканнан соң, районнарда үземнең сольный концертым белән чыгыш ясарга уйлыйм.

 



Фикерләр








Социаль челтәр йолдызлары

Татарстанның төньяк районнарын мошкара - чебен-черки баскан

Балтач, Кукмара районнарында кешеләр үзләре дә урамга чыга, мал-туарны да көтүгә чыгара алмыйлар дигән хәбәрләр килеп иреште. Мондый хәл соңгы тапкыр 1992 елда күзәтелгән иде дип искә төшерә белгән кешеләр. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла