Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ландышның доярка образы турында: “Бу матурлыктан сыер аңын югалта яки сөт урынына әзер каймак бирә”

Ландышның доярка образы турында: “Бу матурлыктан сыер аңын югалта яки сөт урынына әзер каймак бирә”

news_top_970_100
Ландышның доярка образы турында: “Бу матурлыктан сыер аңын югалта яки сөт урынына әзер каймак бирә”
Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова театраль солянкада доярка образында чыгыш ясаган. Инстачыларның "сыер савучының" гүзәллегеннән хушы киткән. Комментарийларның нинди эчтәлеклесе генә юк.

Шагыйрә, популяр җыр текстлары авторы Сания Әхмәтҗанова “Афәрин, Ландыш! Сыер савучыларның имиджын күтәргән өчен! Бик матур доярка образы тудыргансыз. Хәзер Мега фермада туфлидән йөреп була. Матур күлмәккә ят исләр дә ияреп кайтмас”, - дип язып калдырган.

Менә мондыйрак әңгәмә дә куерган: 
 
- Бөтен кеше 4:00 сәгатьтән торып 40-50 сыер сава аламы сон?
- Ала!  
- Юк шул сава алмый, шуңа авыллар бетә дә инде.

Кемнәрдер исә Ландышның гүзәллегенә соклана, ә сыер савучылар һәм аларны яклаучылар үпкәләрен белдерә: 
 
“Дояркалар да ямьсез булмый инде!”
“Дояркалар ямьсез булырга тиешмени?”
“Дояркалар мондый булса, берсе дә сыер саумас иде”

Берәү исә “Бар дояркалар да шундый матур булсын” дип теләгән.

Кызыклы комментарийлар:

“Бик матур доярка”.  
“Мондый сыер савучыны күреп, терлекчеләр авачак”.  
“Сыерлар да шаккатырлар мондый чибәр кызга”.
“Дояркалар мондый булса, бөтен ир-ат фермага эшкә чабар иде”.  
“Безнен сыер тибә иде. Күрше хатыны матур күлмәк, озын матур тырнаклар белән кереп сава иде, аңа типми иде”.
“Вәт бу доярка ичмасам, тибә торган сыер да, бу матурлыкка сокланып, тибүен онытыр”.
“Мондый доярка булса, сыерларның сөте точно арта”.
“Саварга дип мондый доярка килер керсә, бу матурлыктан сыер аңын югалта яки сөт урынына әзер каймак бирә”..

Бер усалы “мондый матурлык белән коровникта йөрсәң, сыерлар сине көнләшүләреннән таптап, изеп бетерерләр иде мөгаен” дип комментарий калдырган. 
 
Ландыш өчен борчылучылар да бар: “эш халатыңны ки, сыер савучы! Юкса күз тидереп бетерәләр хәзер”, - дип язалар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100