Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ландыш Нигъмәтҗанова улының Илсинәнең дә малае буласы килә

Ландыш Нигъмәтҗанова улының Илсинәнең дә малае буласы килә

news_top_970_100
Ландыш Нигъмәтҗанова улының Илсинәнең дә малае буласы килә
Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова гаиләсе җәен Балтач районындагы авылда яшәгәнен беләсездер инде. Җәй авылда эш күп, шуңа Ландышның кечкенә улы Гомәр... Илсинәнең дә малае булырга тели.

"Илсинәнеке дә булам, синеке дә", - дип аңлата ул әнисенә.

"Нишләп Илсинәнеке дә? Юк, мин сине беркемгә дә бирмим", - ди Ландыш.

"Юк, мин бит синеке дә, аныкы да булам", - дип аңлатмакчы була Гомәр.

"Ни өчен Илсинәнең малае буласың килә?" - дип кат-кат сорый әнисе.

"Бик күп сыерлар, сарыклар, бозаулар", - дип аңлата Гомәр Илсинәнең улы булырга кызыгуын.

"Анда бит эш күп! Илсинәнең малае булсаң, эшләргә туры киләчәк", - дип үгетләп карый Ландыш.

"Мин синеке дә булам бит. Син дә эш кушарсың миңа", - дип вәгъдә итә Гомәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100