Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ландыш Нигъмәтҗанова кайнанасының 26 яшендә төшкән фотосын күрсәтте

Ландыш Нигъмәтҗанова кайнанасының 26 яшендә төшкән фотосын күрсәтте

news_top_970_100
Ландыш Нигъмәтҗанова кайнанасының 26 яшендә төшкән фотосын күрсәтте
Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова Инстаграмда кайнанасы Римма Ибраһимованың Илһам Шакиров белән яшь чакта төшкән фотосын куйган.

"Әнигә монда 26 яшь", - дип язган җырчы. 

Бу фотода Илһам Шакировка 41 яшь. (Римма Ибраһимова аннан 15 яшькә яшьрәк).

Инстачылар ике җырчының да табигый матурлыгына соклануларын белдерәләр.

"Римма ханым искиткеч чибәр! Чын, милли матурлык, ясалмалык, кылану бер дә юк! Сәхнәдә - тыйнаклык һәм эчке культура! Матурлыгы табигатьтән!!! Матурлыгы - чын, ясалма тугел! Сокланам Сезгә! Молодец, образны гомер буе саклыйсыз!"

"Бу фотода чын матурлык ,чын дөреслек. Илһам абый һәм Римма апа моң чишмәсе, бөек шәхеслэр".

"Хәзер ирен ясыйлар. Фитнеска йөриләр, ну юк мондый матурлык, яулыклар да бәйлиләр. Менә чын артистлар болар ичмасам, карасаң карап туя алмыйсың.

Инстачыларның һәр икенчесе диярлек кинәт карауга Римма Ибраһимованы аның кызы Ләйсән Таишева дип уйлауларын язалар.

"Ләйсән Римма Ибраһимованын яшь чагы".

"Ләйсән тач Римма ханым икән". 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100