Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Таишева бала табар алдыннан нәрсәгә аппетиты ачылганын әйтте

Бүген Ләйсән Таишеваның улы Роланга бер яшь тулды.

news_top_970_100
Ләйсән Таишева бала табар алдыннан нәрсәгә аппетиты ачылганын әйтте
Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимованың оныгы, Ләйсәннең тәүге җимеше - уллары Роланга бүген бер яшь тулды. Ләйсән үзенең "Инстаграм"дагы битендә бер ел элек булган хатирәләрен уртаклаша. 
 
"Мин бу көннең барлык ваклыкларын - сөйләшүләрне, борчылуларымны хәтерлим. Бала тудыру йортына киткәнче өйдәге барлык мандаринны ашап бетерергә тырышуымны да хәтерлим әле. Операция блогына барганда ничек дулкынлануымны да хәтерлим. Аннан соң улымны кайчан күрсәтүләрен, аның беренче елак авазын көттем. Аны - үземнең яклаучысыз нәни улымны беренче тапкыр кулыма алуым да исемдә. Бу ел - иң бәхетле, иң шатлыклы зәм иң дулкынландыргыч булды. Ролан! Сәламәт бул! Ә калганын синең өчен без әтиең белән эшләрбез!" - дип язган Ләйсән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100