Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Сөнәгәтова өченче тапкыр әни булган

Җырчы Ләйсән Сөнәгатова һәм шоумен Айрат Ильясов гаиләсендә шатлыклы вакыйга – өченче балалары дөньяга аваз салган.

news_top_970_100
Ләйсән Сөнәгәтова өченче тапкыр әни булган

Кичә – 19 февраль көнне 22 сәгать 50 минутта җырчы Ләйсән Сөнәгәтова өченче тапкыр әни булган. Бу хакта ул үзенең “Инстаграм”ында хәбәр итте. Шулай итеп, Ләйсән ире Айратка корыч туйлары уңаеннан, тагын бер кызчык бүләк итте. Ильясовларның гаилә коруына 15 феральдә 11 ел булды. 

“Кызымчик, без сине бик яратабыз. Рәхмәт безне сайлаган өчен. Сау-сәламәт, бәхетле, уңышлы, тәүфыйкъле бала бул!” дип, изге теләкләрен язган ул нәни бәләкәчкә.

Бәхетле әти Айрат Ильясов исә һаман да ышанып бетә алмый икән. “Илсөя Бәдретдинова концертыннан соң миңа бер сурәт җибәрделәр. Мин – өченче тапкыр әти булдым! Әле һаман ышана алмыйм”, - дип сториз яздырган ул.

Айрат Ильясов "Интертат"ка менә ниләр сөйләде:

- Ләйсән кичә "күренеп кайтам әле" дип кенә китте. Мөгаен, миңа белдертәсе килмәде ахры. Кичә концертта эшләгән идем үзем, шуннан кайтып барганда фото җибәрде. Көтмәгән идем. Минем өчен шок булды. "Малай көткәнсеңдер инде" диләр. Юк, әллә ни көтмәдем, бәлки, күңелдә булгандыр. УЗИ кыз дип күрсәткәч, шатланып та куйдым әле. Өйрәнгән ич инде кызлар үстерергә, шул ук юлны кабатлыйбыз гына. Исем уйламадык әле. Без, гадәттә, "выписка" алдыннан гына уйлашабыз. Исән-сау үстерергә язсын, малай булганчы тырышырбыз дип әйтмим,  кияүләр әйбәт булсын!"

“Интертат” белешмәсе: Ильясовлар кызларга бай. Алар Ралина һәм Ильвина исемле ике бала тәрбияли. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100