Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Гыймаева төнлә унбиш тапкыр уянган баланы йоклату ысулын уйлап тапкан

Төнлә бөтенләй йокламаучы сабыйлар да бар икән. 

news_top_970_100
Ләйсән Гыймаева  төнлә унбиш тапкыр уянган баланы йоклату ысулын уйлап тапкан

Ләйсән Гыймаева инстаграмдагы сәхифәсендә пеленкага чорналып яткан бала фотосын күрсәтте.

«Вакыт дигәнең шул хәтле тиз уза, безнең бу бәләкәй түтәйгә дә иртәгә 8 ай була. Әле кайчан гына сөенә сөенә, минем бала иртәнге алтыга чаклы уянмыйча йоклый дип язганымны искә төшердем. Ә хәзееер… төнлә 15 тапкыр уяна, көндез дә күп дигәндә 1 сәгать йоклап ала, аның да ярты сәгатен кулда тирбәтергә кирәк. Соңгы көннәрдә менә шулай пеленкага төреп йоклата башладым, әмма пеленка гына кечерәйгән», дип яза ул.

Шулай итеп, нәни Зәйнәп төренеп кенә йоклый икән.

Нәни бала үстерүче инстачылар да 7–8 айлык сабыйларның йокламавын яза. «Төрлечә йоклатабыз», диләр.

Төнлә бөтенләй йокламаучылары да бар икән. «Минем улыма 7 ай. Төнлә кайвакыт гомумән уйнап чыгабыз. Кайвакыт әллә ничә тапкыр уяна. Көндез ярты сәгать йоклап ала, берничә тапкыр. Минеке генә түгел икән шундый. Әмма еламый», дип яза бер ханым.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Вакыт дигәнең шул хәтле тиз уза, безнең бу бәләкәй түтәйгә дә иртәгә 8 ай була. Әле кайчан гына сөенә сөенә, минем бала иртәнге 6 га чаклы уянмыйча йоклый дип язганымны искә төшердем ә хәзееер... төнлә 15 тапкыр уяна, көндез дә күп дигәндә 1 сәгать йоклап ала, аның да ярты сәгатен кулда тирбәтергә кирәк соңгы көннәрдә менә шулай пеленкага төреп йоклата башладым, только пеленка гына кечерәйгән... Декреттагы әниләр, сездә нихәлләр? #лейсангимаева #бэлэкэчзэйнэп #яжмать

Публикация от Певица Лейсан Гимаева (@leisan_gimaeva_official)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100