Ләйсән Гыймаева кыз тапкан!

17 май 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: www.instagram.com/bulat_bairamov/
Шатлыклы хәбәр белән инстаграмда аның ире, шоумен Булат Бәйрәмов уртаклашты.
"Бүгеннән мин 3 кыз әтисе. Таңсылу, Зифа һәәәәәәм...Зәйнәп! Ләйсән, рәхмәт! Балаларыбызны тигезлектә үстерергә язсын Ходай", - дип язган Булат.

Әлбәттә, бәхетле әтинең бәби күтәреп төшкән фотосы да бар!



Ләйсән белән Булатның өченче мәртәбә әти-әни буласын тамашачы быел февраль башында белде. Төгәлрәк әйткәндә, бу сүз 2 февраль көнне Анна Попованың кичәсендә таралды. Популяр пар серне озак яшермәде - берничә көннән Ләйсәннең чыннан да йөкле икәнен белдек. Инде исән-сау котылган. Бәхетле, озын гомерле сабый булсын! Бәйрәмовларны котлыйбыз!


Фикерләр








Социаль челтәр йолдызлары

Шаяннар һәм тапкырлар клубы йолдызы Рамил Агдеев Мөнир Рахмаевның яңа клибын мактый

Рамилнең Казан кафеларының берсендә тамашачыларга мөрәҗәгать иткән видеосы социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда тарала. "Ә сез Мөнир Рахмаевның яңа клибын күрдегезме?" дигән сорауга тамашачылар көлә башлый.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла