Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кукмара прокуроры Ришат Шакиров: "Гади халыкны кешегә санамаган түрәләрне аңламыйм"

Кукмара прокуроры Ришат Шакиров: "Гади халыкны кешегә санамаган түрәләрне аңламыйм"

news_top_970_100
Кукмара прокуроры Ришат Шакиров: "Гади халыкны кешегә санамаган түрәләрне аңламыйм"
Кукмара районы прокуроры Ришат Шакиров инстаграмында аллегорияле пост язган. Футбол тубы тотып төшкән фотосы астында ул "отфутболивание" күренешен фаш иткән.

"Футбол - мөһим булмаган эшләрнең иң мөһиме. Кайбер түрәләр "отфутболивание" белән шөгыльләнгәндә, ул чыннан да мөһим булмаган эш булып кала. Кешеләрне кабул итмиләр, мөрәҗәгатьләрне карамыйлар. Бөтен нәрсәне, "ярамаган тагын" дигән принцип белән, үзләренә буйсынучыларга төшереп җибәрәләр. Әгәр алар, күп көч түкмәгән хәлдә дә, үз эшләрен гадел эшләсәләр, гражданнарга күпме файда китерерләр иде. Юк шул, ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм итү "хуҗалар" эше түгел, күрәсең. Алар барысы да гадел җәза алды... кемдер җинаять җаваплылыгына тартылды.

P.S. Җәзасызлык бары тик вакытлыча гына була!" - дип язган прокурор. 



  • Ришат Шакиров - Татарстанда иң актив прокурорларның берсе. Аның эшчәнлеге матбугат чараларында еш яктыртылып барыла. Ул Апас районы прокуратурасы бинасы каршына Петр Беренчегә һәйкәл урнаштырды, чит илләрдән кертелгән азык төлек тыелгач, законсыз сатылган 3 венгр казын сатудан алдырып, юкка чыгаруга иреште, аның таләбе буенча АКШта җитештерелгән тавык итен сатучы 1, өлкәннәр өчен контент тәкъдим итүче 136, шартлаткычлар әзерләргә өйрәтүче 19 сайт ябылды. Кукмара районы прокуроры итеп билгеләнгәч, ул прокуратура турындагы мәгълүматны дүрт телдә - татар, рус, удмурт, мари телләрендә тәкъдим итә башлады һәм бина каршына Россия дәүләтенең беренче генерал-прокуроры Павел Ягужинскийга бюст куйдырды, Нюрнберг процессының 70 еллыгына багышланган рәсем конкурсы уздырды.

Футбол - самое важное дело из всех неважных дел. Когда отдельные чиновники занимаются «отфутболиванием», он действительно становится неважным делом. Людей не принимают, доводы обращений не изучают. Все спускают подчинённым по остаточному принципу. Сделай они свою работу честно и справедливо, даже не приложив усилий, оказали бы непосильную помощь гражданам. Но нет, не "барское", видимо, это занятие - помогать нуждающимся. Все они получили заслуженное наказание...кто-то привлечён к уголовной ответственности! P.S. Лишь временной бывает безнаказанность! Гади халыкны кешегә санамаган түрәләрне аңламыйм. Кешеләрне кабул итмиләр, мөрәҗәгатьләрне карамыйлар. Әгәр үз эшләрен гадел ясасалар, зур ярдәм итәрләр иде. Алар барысы да тиешле җәзасын алдылар. P.S. Җәзасызлык бары тик вакытлыча гына була! #прокуратура #Кукмор #прокурорскаявысота #отфутболивание #футбол #безнаказанность

Публикация от Ришат Наилевич Шакиров (@kukmor_prokuror)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100