Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ксения Собчак тагын кияүгә чыга

Ксения Собчак тагын кияүгә чыга

news_top_970_100
Ксения Собчак тагын кияүгә чыга
Режиссер Константин Богомолов массакүләм мәгълүмат чараларында телевидениедә тапшырулар алып баручы Ксения Собчак белән рәсми рәвештә гаилә төзү нияте турындагы мәгълүматны раслаган. Бу хакта ул "Московский Комсомолец"газетасына сөйләгән.

"Мин бер нәрсәне генә әйтә алам һәм моны яшермим: Ксенияне бик яратам, мин бик бәхетле, моның мәңгегә икәнен беләм", - дип билгеләп үткән Богомолов. "Ксения иң нәзакәтьле хатын-кыз, тиз рәнҗи, гаҗәеп әни, яхшы дус", - дигән ул.

Шулай ук режиссер Ксения Собчак белән уртак театр эшләре турында да искәртеп узган. "Бәхеткә, булачак хатыным профессиональ актриса түгел. Безнең шәхси мөнәсәбәтләр иҗатка караганда күпкә мөһимрәк. Ксения суперталантлы, мин аның актерлык карьерасы буенча үсүен теләр идем. Аның актриса булуына өлеш кертсәм, мин бик бәхетле булыр идем", - ди ул.

Собчак белән Богомолов туйларын 13 сентябрьдә уздырырга планлаштыралар. Собчак элекке ире Максим Виторган белән быел аерылышты. Шуннан соң Виторганны актриса Нино Нинидзе белән бергә күргәннәр.

Ксения Собчак эшмәкәр Вячеслав Лейбман, Умар Джабраилов, "Серебяный дождь" генераль директоры Дмитрий Савицкий, сәясәтче Илья Яшин белән якын мөнәсәбәтләрдә булуын язган иде. Богомолов белән никах - аның икенче рәсми никахы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100