Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Красивая, хороший" җыры авторларының берсе Эльвира Сафина: "Мин бу җырны теркәгәндә дүрт авторны да күрсәттем!"

"Красивая, хороший" җырына бәйле низагта яңа детальләр ачыкланды. Җырга авторлык хокукларын Россия авторлык җәмгыятендә шагыйрә Эльвира Сафина теркәгән. "Әмма мин җырның дүрт авторын да күрсәттем", - диде "Интертат"ка җырның татарча вариантын язган автор.

news_top_970_100
"Красивая, хороший" җыры авторларының берсе Эльвира Сафина: "Мин бу җырны теркәгәндә дүрт авторны да күрсәттем!"
"Красивая, хороший" җырын Россия авторлык җәмгыятендә Эльвира Сафина теркәгәнен 9 октябрьдә "ТНВ" телеканалының "Таяну ноктасы" тапшыруында" Уразова әйтте. "2016 елда Эльвира Сафина, РАОга барып, үзенең хокукларын яклап, килешү төзегән. Минем ул килешүгә бернинди дә катнашым юк. Мин ул килешү турында өченче көн, Радикның һөҗүменнән соң гына белдем", - дип белдерде Гүзәл Уразова әлеге тапшыруда.

"Әйе, мин теркәдем. Автор буларак, без бөтен җырларыбызны теркибез, ул шулай үтәлә торган процедура. Ләкин мин анда дүрт авторны да күрсәттем!" - дип аңлатты "Интертат"ка Эльвира Сафина.
  • "Красивая, хороший" җыры Элвин Грей - Радик Юльякшин белән Гүзәл Уразова арасында низаг чыгарды. Элвин Грей "Красивая, хороший" җырының ике кеше исеменә теркәлгәнен әйтә. "Бу җыр 2016 елның 7 гыйнваренда Гүзәл Хәкимова (Уразова) һәм Эльвира Сафина исеменә теркәлгән икән. Ә без белмәдек тә", - дип аңлата видеомөрәҗәгатьләренең берсендә Радик Юльякшин. 
Шулай итеп, Радик Юльякшин белән Эльвира Сафина китергән фактлар бер-берсенә каршы килә. "Алар ике генә авторны күрсәткән, диләр. Мин дүрт авторны да күрсәттем!" - ди Эльвира Сафина.

  • Җырның авторлары дүртәү икәнен беркем дә кире какмый. Алар - Радик Юльякшин, Бабек Мамедрзаев, Гүзәл Уразова һәм Элвин Грей. Җырның ничек иҗат ителгәнен җырчыларның күп тапкырлар сөйләгәне бар. Бу хакта мәгълүматны Ютубта да табарга була, диде Элвин Грей. Гүзәл Уразова да җырны дүрт кеше иҗат иткәнен әйтте. 

Монда бер момент аңлаешсыз кала: Эльвира Сафина җырны теркәгәндә дүрт авторын да күрсәтүен әйтә. Радик Юльякшин һәм Россия авторлык җәмгыятенең Татарстан буенча филиалы директоры Зөфәр Хәйретдинов исә ике автор (Гүзәл Уразова белән Эльвира Сафина) үзләренә теркәгәннәр, ди.

- Эльвира, сездә җырның теркәлүе турында нинди дә булса документ бармы? - дип сорыйм Сафинадан.
- Әлбәттә, бар.

- Сез аның фотографиясен миңа җибәрә алмыйсызмы?
- Юк.

- Эльвира, ә җырны теркәгәндә җырның авторлары: сүз авторы, музыка авторы языладыр бит?
- Языла, әлбәттә.

- Анда Юльякшин, Бабек дип язылган, димәк?
- Әйе.

- Сезнең документта язылган ул, әйеме?
- Әйе.

"Мин тәрҗемә итмәдем!" 

Элвин Грей Эльвира Сафинаның җырны русчадан татарчага тәрҗемә итүе турында әйтә. Шагыйрә моны да кире кага. "Ул тәрҗемә түгел, - ди Сафина. - Өр-яңадан көйгә язылган сүзләр алар. Өр-яңадан! Миңа Гүзәл яңа көй җибәрде һәм яңа сүзләр яздым. Бабек та инстаграмына язып куйган, “Эльвира Сафинага текстны тәрҗемә иткән өчен рәхмәт” дигән. Мин сорыйм: "Бабек, нинди текстны тәрҗемә иткән өчен?” дим. Һәм ул җибәрә: “Кушымтаны” ди. “Соң, алайса шулай дип әйтегез, кушымта тәрҗемәсе” диегез.

Халык бит аңламый. Халык бит, гомумән, тулысынча җырны тәрҗемә иткән дип аңлый. Хәер, мин кушымтаны да тәрҗемә итмәдем. Аның бит русча варианты да бар, аны русча җырлыйлар, “Татар җыр”ларында, башка концертларда кушымта русча гына җырланды".

Эльвира Сафина килеп чыккан хәлне юристлар тикшергәнен әйтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100