Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Клипка “18+” тамгасы куярга кирәк". Лэйнаның “Малай на белом барсе” җырына төшерелгән пародияне сайттан алганнар

Җырчы Лэйнаның “Малай на белом барсе” җыры тиз арада танылу яулады. Әлеге җырга клип төшерелгәч, күпләр аңа пародия ясый башлады.

news_top_970_100
"Клипка “18+” тамгасы куярга кирәк". Лэйнаның “Малай на белом барсе” җырына төшерелгән пародияне сайттан алганнар

“Малай на белом барсе” клибының пародиясен “ХИТОБОИ” төркеме дә төшергән. Лэйнаның командасына әлеге клип бер дә ошамаган, шуңа күрә башкаручылар арасында конфликт барлыкка килгән.

Конфликтка ачыклык кертер өчен, Лэйнаның продюсеры Динар беләм элемтәгә кердек.

““Хитобои” төркеменең пародиясе безгә ошамады. Аларның клибы оятсызрак булып чыккан. Клипка “18+” тамгасы куярга кирәк. Әлеге факт безгә дә, безнең тамашачыларыбызга да ошамады. Башка пародияләр исә безгә ошады”, – диде Динар.

Билгеле булганча, Лэйнаның “Миләшләрем” җырына төшерелгән клибы татарның миллилеге турында бер дә сөйләми иде. Әлеге клип тагы да пошынкырак иде, чөнки клипта Лэйнаның эчке киемнән генә төшкән мизгелләре дә бар иде.

“Әйе, без әлеге типтагы клипны төшереп карадык. Ләкин “ХИТОБОИ” төшергән пародия белән “Миләшләрем” клибын чагыштыру дөрес түгел. “Миләшләрем” клибындагы картина Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлегендә (СНГ) еш очрый, ә безнең халык әле мондый клипларга әзер түгел. Бүген без “Миләшләрем” клибының икенче версиясен төшерәбез. Ул тиздән чыгачак”, - дип аңлатты продюсер.

Бүген әлеге конфликт чишелгән. “Без очрашып сөйләштек, аңлаштык. “ХИТОБОИ” клипны Интернетта юк иттеләр. Хәзер безнең арада дуслык”, - дип җавап кайтарды Динар.

Иң яхшысы – низагның чишелүе! Лэйна үзенең “Instagram” челтәрендә “ХИОБОИ” төркеме белән фото керткән. “Низагыбыз чишелде. Алар үзләренең клипларын бетерделәр. Очраштык, сөйләштек, дустыштык!”, - дип язган.

Әлеге пост астында комментарийлар да бар.

“Үзегез төшерткәнсездер клипны...”, “Дуслашуыгызны күз алдыма да китермәгән идем”, “Кешеләрне алдадыгыз...”, - дип язганнар. Тамашачы җырчылар арасында булган низагның бары тик “пиар” өчен генә дип уйлый башлады бу арада. Нишләтәсең, эстрадада театр уйнаучылар күбәйгәннән-күбәя бит. Лэйнаның продюсеры Динар исә әлеге комментарийларга җавап итеп: “Бу бер дә дөрес түгел”, - диде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100