Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Хет җырла, хет бие": Нурзадәнең Төркиядә баян булып йөрү тарихы

"Хет җырла, хет бие": Нурзадәнең Төркиядә баян булып йөрү тарихы

news_top_970_100
"Хет җырла, хет бие": Нурзадәнең Төркиядә баян булып йөрү тарихы
Җырчы Нурзадә Төркиядәге маҗараларын инстаграмында язган.

"Истанбулда иртән килеп төштем, отельгә урнаштым, 1-2 сәгать йоклап алдым да, киттем шәһәр карарга. Кич кенә отельгә кайтып кердем. Ә төнге 12дә автобус белән Анкарага киттем.

Мин төрекләрнең шул ягын яратам, алар һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торалар. Монда да отельнең хуҗасы, автовокзалга барырга кирәк дигәч, бөтенесен дә аңлатып җибәрде, ничек барырга, метрода кайда төшәргә, анда баргач кая керергә, билетны ничек алырга. Беренче театр инде менә!

Тагын шунысы бар, Төркиядә автобусларда хатын-кызларны янәшә утырталар, ягъни ялгыз хатын-кыз янына таныш түгел ир-атны утыртмыйлар.

Билетка "Баян" (хатын-кыз) дип язылган.

Киттем мин шулай баян булып җырлап Анкарага. Автобуслардан да бигрәк юллар шәп!

Барып җиттем, каршы алучылар күренми. Әй, көтәм-көтәм. Барып аңлаттым ничек булдыра алам шулай. Телефон номерлары бармы, диләр. Бар, мин әйтәм. Шуннан шул номер буенча дусларга шалтыраттылар, сезгә монда бер баян килгән диләр. Хет җырла, хет бие. Ә алар мине икенче залда көтәләр икән.

Менә шулай кызык итеп күрештек", - дип язган Нурзадә бу тарихны.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100