Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәния Фәрхинең каберенә таш куелган

Кызының кабере янына әнисе Фәния апа килгән.

news_top_970_100
Хәния Фәрхинең каберенә таш куелган
Хәния Фәрхинең каберенә таш куелган. Җырчының каберенә әнисе Фәния апа килгән. Боларны дәлилләүче фотоларны интернетка җырчының кызы Алсу Валик урнаштырды. 



“Әти-әниләр балаларын җирләргә тиеш түгел. Картыем әни янына килде. “Мин дә озакламый киләм, әнием. Күп серләрем җыелды. Сөйләрмен...” – дип язып куйган фото астына Алсу.

Кайбер укучылар Алсуның язган сүзләрен дөрес аңламый: “Иртә әле сиңа, ашыкма. Бик яшьсең”, - дип язганнар. Алсу аларга җавап итеп: “Сез минем сүзләремне дөрес аңламадыгыз. Минем яшисем килә әле”, - дип язган.

Күптән түгел Хәния Фәрхинең ире Габделхәй Биктаһиров кабер ташын 27 июль – җырчының вафат булган көнендә куячакларын белдергән иде. Хәния Фәрхигә куелган әлеге һәйкәл 13 вариант арасыннан сайлап алынган. Аны Габделхәй Биктаһиров үзе сайлаган. 

***
Татар эстрадасының йолдызы Хәния Фәрхи 2017 елны 27 июльдә туган ягы - Башкортстанның Тәтешле районына әнисе янына кунакка кайткачйөрәк өянәгеннән вафат булды. Аңа быел май аенда 57 яшь тулган иде. Татарстанда җырчы белән хушлашу чарасы Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды. Театр бинасы бөтен килгән кешене дә сыйдыра алмады. Җырчының кызы Алия, әнисен соңгы юлга озатырга килгән кешеләргә рәхмәтен җиткерде.

Хәния Фәрхинең кызы Алия белән интервью.

Хәния Фәрхинең әнисе Фәния апа белән интервью.

Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә ханым белән интервью.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100