Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәмдүнә Тимергалиева Элвин Грей белән Гүзәл Уразова бәхәсенә карата фикерен белдерде: "Элвин Грейның бер кешегә кагылганы юк! Җырласын!"

Хәмдүнә Тимергалиева ике популяр җырчы - Элвин Грей һәм Гүзәл Уразова арасында килеп чыккан конфликтка карата фикерен белдерде.

news_top_970_100
Хәмдүнә Тимергалиева Элвин Грей белән Гүзәл Уразова бәхәсенә карата фикерен белдерде: "Элвин Грейның бер кешегә кагылганы юк! Җырласын!"
Радик Юльякшин - Элвин Грей Гүзәл Уразованы "Красивая, хороший" җырына хокукларны үзләштерүдә гаепли.

Татарстанның халык артисты әйтүенчә, мондый конфликтларны җырчылар үзара гына чишәргә тиеш. “Нигә аны халыкка чыгарырга? Без бит халыкка мәдәният хезмәте күрсәтәбез, алар бездән яхшылык көтә. Безнең тышкы кыяфәтебез дә, сөйләшүебез дә матур булырга тиеш,” – дип үз фикерен белдерде Хәмдүнә Тимергалиева. 

“Элвин Грейның бер кешегә дә кагылганы юк. Җырласын. Мин бик яратам Элвин Грейны!” – диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Хәмдүнә апа. Ләкин ул Гүзәл Уразованы да аерып гаепләмәгәнен белдерде, бу очракта гаеп – артистлар арасында булган конфликтны халыкка чыгару. Җыр урлау проблемасы һәр җырчы тормышында да килеп чыгарга мөмкин, ләкин бу мәсәлә ике арада гына калырга тиеш. “Безнең вакытта булмаганмыни андый эш?” – дип ачаргаланып сөйләде җырчыбыз.

Шулай ук, ул хәзерге эстрадада җырлаучыларның киенүләрен дә тәнкыйтләп алды. “Хәзер билдән түбән бөтен нәрсәләрен күрсәтеп бетерделәр артистлар. Карагыз инде, алдынгы артистларыбыз ярымшәрә чыгып, рюмка тотып, “Әйдә җырлыйбыз!” – дип басып торалар.

Эстрадада кайбер җитешсезлекләр булса да, Хәмдүнә Тимергалиева яшь артистлар җырласын гына дип тора. Үзе дә “Мин җитмештә түгел, унҗидедә!” – дип шаярта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100