Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Кеше кыланганны кыландык": Идел Кыямовның туеннан видео

Популяр алып баручы Илдар Кыямов Инстаграм битендә улы Идел Кыямовның туенда төшерелгән видео урнаштырган.

news_top_970_100
"Кеше кыланганны кыландык": Идел Кыямовның туеннан видео
"Шатлык хисеннән бераз гына "хулиганлык"... Кеше кыланганны кыландык. Улыбыз өйләнде. Шөкер! Гиләбез ишәйде - хәзер кызыбыз да булды.

Мин тамада булып йөргәндә туйларда шундый галәмәтләр эшли торганнар иде. Туй беткәннән соң яшьләр матур хыялларын, киләчәккә ихлас теләкләрен теләп, күккә шарлар очыралар иде. Без дә менә шулай кыландырып карыйсы булдык. Шул туйларда кабул ителгән гадәт буенча, кода-кодагыйларга матур теләкләр теләп, яшьләр бәхетле булсын һәм сөенечле сәбәпләр белән генә күрешергә насыйп булсын дип без дә шарлар очырасы булдык", - дип сөйли видеода Илдар Кыямов.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100