Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда аквапаркка килгән хатын чишенү бүлмәсендә бәби тапкан

Аквапарктагы гадәттән тыш хәлне күргән шаһитлар инстаграмда "күрдек, барысы да бик тиз булды" дип язып калдырган.

news_top_970_100
Казанда аквапаркка килгән хатын чишенү бүлмәсендә бәби тапкан
Казандагы аквапаркларның берсендә йөкле хатын бәби тапкан. Бу турыда аквапаркның инстаграмдагы битендә язып куйдылар.

Йөкле хатын медкабинетка да барып җитә алмаган. Сабый чишенү бүлмәсендә дөньяга аваз салган. Аквапаркның табибына һәм куркынычсызлык буенча инструкторга бала таптырырга туры килгән.

"Безнең аквапаркта бүген малай туды. Барысы да яхшы. Баланы да, анасын да балалар тудыру йортына алып киттеләр. Фотода баланы таптырган табиб һәм аңа ярдәм итешкән аквапарк инструкторы. Баланың битен әнисе рөхсәтеннән башка күрсәтмибез", диелгән әлеге хәбәрдә.

Бу гадәттән тыш вакыйга вакытында аквапаркта булган кешеләр дә хисләрен язып куйган. "Без бу картинаны күрдек. Артык хисле кешеләр өчен түгел. Бөтенесе дә чишенү бүлмәсендә булды. Без шок хәлендә идек. Тәннәр чемердәде, күзләргә яшь килде", дигәннәр.

ВОТ ЭТО НОВОСТЬ!!! Сегодня в @baryonix_aquapark родился мальчик!!! ⠀ У нас сегодня родился мальчик в аквапарке «Барионикс»! Всё хорошо, роженица и младенец чувствуют себя хорошо. Только что маму с младенцем увезла скорая в роддом . Надеемся, мальчика назовут Барионикс! ⠀ Роженица получит от нас пожизненный семейный абонемент в аквапарк «Барионикс» ⠀ На фото наш врач, принимавший роды, и инструктор аквапарка, которая оказывала помощь врачу. Лицо малыша не показываем, ждём разрешения от мамы;))). ⠀ #новаяжизнь #Новостьдня #новостидня #летоказань #новостиказань #казанскиеновости #11082018 #110818 #казань2018 #кудапойтиказань #аквапаркказань #лето2018 #лето2018

Публикация от Аквапарк "Барионикс" | Казань (@baryonix_aquapark)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100