Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан аквапаркында туган баланың исеме билгеле булды

Баланың әтисе Рамил Әхмәдиев "Татар-информ" хәбәрчесенә улына Азамат дип исем кушканнарын әйтте.

news_top_970_100
Казан аквапаркында туган баланың исеме билгеле булды
Узган атнада Казан аквапаркларның берсендә йокле ханым бәби тапкан, дип язган идек. Бүген кечкенә малайның исеме билгеле булды - Азамат. Яшь әни белән бала әлегә хастаханәдә, аларны чыгарырга әзерләнәләр.

"Улыбызга Азамат дип исем куштык. Аның авырлыгы 2850 г, буе 50 см. Бәбине хастаханәдә түгел, ә башка җирдә табу баланың һәм әнисенең сәламәтлегенә зыян салмаган. Аларның хәлләре әйбәт, өйгә кайтырга әзерләнәләр", - диде әтисе.

Исегезгә төшерәбез, яшь ханым аквапаркның чишенү бүлмәсендә бәби тапканны күргән шаһитлар социаль челтәрләрдә хисләрен язган иде. "Без бу картинаны күрдек. Артык хисле кешеләр өчен түгел. Бөтенесе дә чишенү бүлмәсендә булды. Без шок хәлендә идек. Тәннәр чемердәде, күзләргә яшь килде", дигәннәр иде алар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100