Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Кабат кияүдә": Ксения Собчак туена табутта ятып барган һәм этикеткасы алынмаган туфли кигән - видео

"Кабат кияүдә": Ксения Собчак туена табутта ятып барган һәм этикеткасы алынмаган туфли кигән - видео

news_top_970_100
"Кабат кияүдә": Ксения Собчак туена табутта ятып барган һәм этикеткасы алынмаган туфли кигән - видео
Ксения Собчак кабат кияүгә чыкты. Аның ире - Константин Богомолов, танылган режиссер. Кияү дә, кәләш тә үзенчәлекле кеше, туй да кешеләрнеке кебек булмаган. Алар язылышу тантанасына катафалкта - мәет ташый торган машинада барган. Табутта ятка кияү белән кәләш сурәтләнгән кадрларны "Россия 24” каналы күрсәтте. 



Ятып торган Ксениянең туфли табаны күренеп тора. Анда аяк киеменең бәясе язылган этикетка да бар. Ләкин туфлинең бәясен аермачык кына укып булмый, дип хәбәр итә “5 канал”.



Собчак белән Богомолов кара юмор хисләрен күрсәткән. Алар мәет кебек ятып торалар. 

Туй 13 сентябрьдә, җомга көнне Мәскәү музеенда булды. Аларны котларга Валентин Юдашкин, Яна Рудковская, Светлана Лобода, Виктор Дробыш, Филипп Киркоров һәм башкалар килгән. Барысы 300ләп кеше җыелган. 
 
Светлана Лобода катафалкта йөрүне "шикарная идея" дип атаган. Дробыш сары төсле розалар алып килгән. "Аларның катафалкта йөргәнен күргәч, сары роза алдым. Алар аерылышу билгесе - мин киресенчә булсын дип телим", - дигән ул. 
 
Туй уза торган музейга Собчак белән Богомолов каретада килгән. Богомолов җырлаганда, Ксения елап җибәргән. Туй биюен Филипп Киркоров җырына биегәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100