Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Иванушки" төркеменең мәрхүм солисты Олег Яковлевның әнисе Яшел Үзәннән татар хатыны булып чыккан - видео

"Иванушки" төркеменең мәрхүм солисты Олег Яковлевның әнисе Яшел Үзәннән татар хатыны булып чыккан - видео

news_top_970_100
"Иванушки" төркеменең мәрхүм солисты Олег Яковлевның әнисе Яшел Үзәннән татар хатыны булып чыккан - видео

Яшел Үзәндә яшәүче хатын «Иванушки International» төркемендә җырлаган Олег Яковлевның үзенең улы булуын әйткән. Бу турыда ул Андрей Малаховның «Прямой эфир» тапшыруында сөйләгән.

Мәсгудә Минидарова исемле ханым җырчының туган булы турында 25 ел дәвамында беркемгә сөйләмәгән. Алар Олег белән аралашып яшәгәннәр, тик беркемгә дә белдермәгәннәр.

Мәсгудә ханым сүзләренчә, Олег 1978 елның 12 декабрендә туган. Документларда ул Каимов Руслан Рашидович дип язылган. Бу хатын дәлил итеп җырчының беренче фотоларын күрсәткән һәм балачак хатирәләрен сөйләгән.

Аның сүзләренчә, Олег 15 яшендә үги әтисе белән талашкан һәм өйдән чыгып качкан. Әнисе улын беренче тапкыр «Тополиный пух» клибында күреп алган. Алар беренче тапкыр 200 елда Казандагы концерт вакытында очрашкан.

   

«Шул вакытта мин артыгын сөйләргә кирәкмәгәнлеген аңладым», — дигән Мәсгудә Минидарова. Бу хатын раслаганча, Олегка яңа документлар ясарга ярдәм иткәннәр. Шуннан соң Олег әти-әнисе үлде дип сөйләгән.

Мәсгудә ханым Олег үлгәнгә кадәр смс-хат языштык дип сөйли. Соңгы тапкыр алар 2017 елда очрашкан. 

  • Олег Яковлев 2017 елның 29 июнендә вафат булды.

Тапшыру азагында бу хатынны ялган детекторында тикшергәннәр. Ул тикшерүне уза алмаган, дип яза «Московский комсомолец» сайты.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100