Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исмегөл апаның алмагачларын хәшәрәт корт баскан - видео

Исмегөл апаның алмагачларын хәшәрәт корт баскан - видео

news_top_970_100
Исмегөл апаның алмагачларын хәшәрәт корт баскан - видео
Инстаграм кулланучыларны тәмле рецептлары белән сыйлап торучы Исмегөл апаның борчуы бар икән. Аның бакчасында алмагачны хәшәрәт кортлар баскан. 

Исмегөл апа агачларын инстаграм кулланучыларга күрсәтте. Фотодан күренгәнчә, кортлар ихисап күп. Киңәш сорап яза ул. 

"Алмагачларыгыз нихәлләрдә сезнең? Безнең алмагачны менә шундый галәмәт итеп корт баскан. Күршеләрнең бөтен алмагачында да корт. Моны берәр нишләтеп булмый икән? Күргән ишеткәнегез булмадымы?" - ди Исмегел апа.

"Без бала вакытта авылда шушы корт шомырт агачларын корытып бетергән иде. Бәрәңге агуы сипкәннәре хәтердә. Бәлки хәзер башка препаратлар да бардыр", - дип яза бер инстачы. 

Башка кулланучылар да бәрәңге агу сибәргә киңәш итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100