Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тамашачы "Исән-сау кайтып китәсең килсә..." дип янагач, Рифат Зарипов залдан чыгып качкан!

Тамашачы "Исән-сау кайтып китәсең килсә..." дип янагач, Рифат Зарипов залдан чыгып качкан!

news_top_970_100
Тамашачы "Исән-сау кайтып китәсең килсә..." дип янагач, Рифат Зарипов залдан чыгып качкан!
Рифат Зарипов Башкортстанның Шаран районында концерт куйган.

Руслан исемле тамашачы Рифатка: "Исән-сау килгәнсең, исән-сау кайтып китәсең килсә, Салават һәм Айдар сыман җырла", - ди. Рифат сәхнәдән сикереп төшә дә, "сау булыгыз!" дип кычкырып, залдан йөгереп чыгып китә.

"Безгә Рифат кебек җырлаган ошый, исән-сау гына җырла, Рифат".
"Исән-сау гына кайтып кит инде, син безгә бик кирәк, кая барсаң да кәмит куеп кайтып китәсең".
"Сәер кеше, нигә Рифат концертына килеп, Салават һәм Айдар кебек җырлауны сорарга? Алар ошаса, алар концертына бар".

Бик күпләргә исә Рифатның киеме ошамаган.

"Салып ат бу киемнәреңне. Килешми синең матур тавышыңа. Татарча, үзебезчә матур киемнәреңне ки".
"Марляга чорналып утыргансыз дип торам".
"Чалбарыгыз клоун чалбарына охшаган. Килешми".
"Бер балагын ертып алган кебек".
"Рифат, өстеңә нәрсә кидең син? Күлмәкме, шортымы ул?"
"Мин Чаллыга киләсеңне белеп билет алдым, бу ыштаныңны кисәң, килмим",
"Сез бит халыкны сәхнәдән тәрбияләргә тиешсез. Клоун киемнәре килешми".
"Бу костюм бизәми, Арлекинга бүләк итегез. Бу костюм сезнең стимулны (автор стиль дияргә теләгән мөгаен) боза", - дип язалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100