Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иркә: "Ышанырдай дуслар бар микән?"

Иркә: "Ышанырдай дуслар бар микән?"

news_top_970_100
Иркә: "Ышанырдай дуслар бар микән?"
"Матур сүзләр әйтеп, кочып, мактап, елмаеп, үбеп... ә син башка кешеләрнең матур сүзләрен тыңларга артың белән борылуга артта йодрык күрсәтүләрдән туйдыыым. Икейөзлелек һаай күбәйде. Ышанырдай дуслар бар микән?

Ни булды дип сорамагыз, барысы да шәп. Бер танышып елап шалтыратты, кызгандым. Тагын дуслар сатты ди. Ышанмыйм мин дуслыкка ди. Бу тема буенча миңа күп сорау бирәләр, сезнең белән дә бу темага кабат аралашасым килә. Бәлки бу кыз да сезнең фикерне укып, фикерен үзгәртер", - дип язган Иркә Инстаграмга. 

Инстадусларның киңәшләре төрле:
"Чын дуслык бик сирәк була шул. Ышанырга ярамый."
"Минем әнием дустым да, дошманым да юк дип әйтә иде. Дус башка, дошман - аякка дияргә ярата иде. Кызым, үзеңнән башка беркемгә дә ышанма дия иде".
"Авызыңдагы телеңә дә ышанма җаным, бер көн җитәр, тешләрең аны да тешләр".
"Хәзер бит кеше бик үзгәрде. Икейөзлелек китте. Көнләшеп үләләр бит. Мин иремә әйтәм: ышанма син дус дип йөрүчеләргә дип. Дус булып йөреп, ир белән хатын арасын да бозучылар бик күп".
"Чын дус сине сүгә дә, мактый да. чын дуслык авыр вакытта сынала". 
"Үзеңнең балаларыңа гына ышан сеңлем". 
"Иң әшәкелек эшләүче ул - дустың".

"Язмаларыгызны укыдым да хәйран калдым. Ә без үзебез берәрсенә чын дус булып саналабыз микән?" - дип гаҗәпләнгән мондый киңәшләргә бер укучы.  


"Вәт яратам мин язылучыларымны. Акыллы, төпле фикер язасыз, укырга рәхәт, рәхмәт", - дип язган Иркә. 
irke_official
Вот яратам мин уземнен подписчикларымны,хэрвакыт акыллы,топле фикер язасыз,укырга рэхэт)) рэхмэт


Иркәнең дуслык турында җыры бар. "Якын дус берәү генә" җырын ул Ландыш Нигъмәтҗанова белән бергә башкара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100