Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иркәгә бәя биргәннәр: "Синең кебек юләрләр күбрәк булса, дөнья матуррак булыр иде!"

Татарстанның атказанган артисты Иркә Инстаграм битендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасы янында биегән видеосын урнаштырган.

news_top_970_100
Иркәгә бәя биргәннәр: "Синең кебек юләрләр күбрәк булса, дөнья матуррак булыр иде!"
"Беләм акыл сай була кайвакыт. Биисе килде бу җырга, як-ягыма карадым кеше юк иде, рәхәтләндем... Аннан соң гына күз төште, Камал театры янында өске яктан өч кеше исе китеп миңа карап торалар икән, оялып куйдым. Әй, ярар, минем кебек җүләр белән дөнья тулган", - дип язган Иркә.

Иркәгә язылучылар исә "шулай яшәве җиңелрәк ул, кайвакыт акыл комачаулый", "молодец, Иркә, бераз хыялланырга да кирәк", "әле юләррәк булып яшәргә акыл җитми", "синең кебек "юләрләр" күбрәк булса, дөнья матуррак булыр иде әле! Иркә, син супер! Без сине яратабыз", "и-и, Иркә, балакаем, җаным шул, ниләр генә кыланмый бит, ә? Юк, син җүләр түгел, җүләр кеше чишенеп бии ул, синең ике күзең генә җемелдәп тора. Үрдәкләреңә биисеңдер әле син, көн суытты, җылы якка очыгыз, очыгыз дип, кулларың белән һавага күрсәтәсең", "кайгырма, үзең генә түгел", - дип язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100