Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсур Шәрипҗановның үз куллары белән ясаган капка-коймасы матурмы?

Инстаграм укучылары икегә бүленгән.

news_top_970_100
Илсур Шәрипҗановның үз куллары белән ясаган капка-коймасы матурмы?
 Илсур Шәрипҗанов әнисенә бүләк ясаган - Актаныш районы Чалманарат авылындагы төп нигезләренә капка белән койма эшләп куйган.

"1 сентябрьдә башлады, 7 ноябрьдә төгәлләп куйды Илсур. Башланган эш - беткән эш ди. Мәрхүм әтинең проектын калдырып яңартып эшләде. Әнинең балалары бар яктан да уңган",- дип яза Гөлназ Шәрипҗанова.

Баксаң, Илсурның энесе Нәсим үзе үстергән үгезне базарга чыгып үзе сата, ә сеңлесе Язилә 17 яшендә "права"га имтихан тапшырган, бүлмәдән дә чыкмыйча китапка күмелеп, БДИга әзерләнә икән. 

Үзен дә мактап куярга онытмаган Гөлназ. "Ә килене, килене?! Хәер, мәшәкатьләп йөрмәсәм - шул миннән файда. Чалманарат авылында шушындый капка күрсәгез, үткәндә пипләтеп китегез", - дип язган Гөлназ Шәрипҗанова.

Гөлназның инстадуслары икегә бүленгән. Берәүләр мактый, икенчеләр гаеп таба. "Нигә өй түбәсе төсендә ясамадыгыз?"диючеләр дә бар.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Иске койма бн капка да тора иде, ник кузгатасың бу эшне вакытың булмагач дип, зарланды бераз әни. Ильсур узе тотынды. 1 сентябрь казый башлады - 7 ноябрь төгәлләп куйдашланган эш - беткән эш. Мәрхүм әтинең проектын калдырып яңартылган эш бу . Мактыйм әле узен @ilsur_sharipjanov . Әнинең балалары бар яктан да уңган. Кемнең улы суйган угезне ярминкәгә чыгып узе сатып йөри? @nasim_sharipyanov Язилә 17 яшендә правага укып узе тапшырды экзаменнарын. Егэсында бирер алла бирсә. Бүлмәдән чыкмый да , китапларга күмелгән килене, килене... Особо миннән толк юк инде , мәшәкатьләп йөрмәсәм шул миннән файда Чалманарат авылында шундый капка күрсәгез уткәндә пипләтеп китегез Фото 8 ноябрь ясалган

Публикация от GULNAZ ШАРИПЖАНОВА(Халимова) (@gulnazshrp)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100