Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илшат Агиев өйләнгән

Илшат Агиев өйләнгән

news_top_970_100
Илшат Агиев өйләнгән
Әлмәт театры артисты Илшат Агиев өйләнгән. Бу турыда Фейсбук социаль челтәрендә Әлмәт театры аккаунтында хәбәр ителә. 

"Артистыбыз Илшат Агиевның бүген язылышу көне. Илшат һәм Резида чын күңелдән котлыйбыз", диелгән бу хәбәрдә. 

Әлмәт театры котлау текстын шигырь юллары белән биргән:

Пар балдаклар киеп кул куйдыгыз
Икәү бергә гомер итәргә —
Насыйп булсын бергә җитәкләшеп
Гомер үрләренә җитәргә!
Яшәгез сез тоеп һәрвакытта
Бер-берегезнең җылы кочагын,
Кадерләрен җуймый саф хисләрнең
Сүндермичә сөю учагын!
Мәхәббәтнең татлы җимешләрен:
Сөйкемле кыз, батыр улларны
Үстерегез бергә, насыйп булсын
Үткәрергә алтын туйларны!



Илшат Агиев 1991 елның 12 ноябрендә Башкортстанның Тәтешле районы Күрдем авылында туа. Казан театр училищесын, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлый, Әлмәт татар дәүләт драма театрында 2011 елдан эшли. Әлмәт шәһәр башлыгы тарафыннан “Ел актеры” премиясе лауреаты – 2016 ел. 

Уйнаган рольләре: 
Камәретдин – “Назлы кияү “ (К.Тинчурин), Вафа – “Тормыш корабы”, (Ә.Еники), Морат – “Студентлар 3D” (Н.Гаетбай), Акбай – “Акбай һәм сарык малае” (Т.Миңнуллин), Ризван Арсланов – “Күк капусы ачылса” (Х.Вахит), Степа абый – “Җенле юл билгеләре” (Г.Кәшипова), Исәнбай – “Кыю кызлар” (Т.Гыйззәт), Бенволио – “Ромео һәм Джульетта” (У.Шекспир), Ридван – “Амазонка” (И.Зәйниев), Арслан – “Туган–тумача” (И.Зәйниев), Әмир – “Кызлар килде авылга” (Н.Гаетбай), Өченче Алла, Бонзо – “Бистә фәрештәсе” (Б.Брехт), Качкинский – “Качаклар” (Н.Исәнбәт), Егет – “Шүрәле-шоу” (Э.Шахов), Вәзир – “Играем маленького Мука” (Э.Шахов), Гыйльметдин – “Яшь йөрәкләр” (Ф.Бурнаш), Сганарель – “Әҗәлгә дару бар диләр” (Ж.Б. Мольер), Дэвид Тайсон – “Тыкрыкта булды бу хәл” (З.Хәким), Нәфкәт – “Хыял йорты” (И.Зәйниев), Хор – “Медея” (Г.Мюллер hәм Еврипид), һ.б. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100