Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинованы кеше талауда гаеплиләр

Казан концертына килгән тамашачы җырчыга шактый гына "борычлы" комментарий язган.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинованы кеше талауда гаеплиләр

Илсөя Бәдретдинова Казанда концерт күрсәткәннән соң, бер ханым ризасызлык белдергән. Ул Илсөянең үзенә тозлы-борычлы комментарий да юллаган. Җырчы шул сүзләрне инстаграмдагы сәхифәсендә күрсәтте.

«Илсөя, концертың чүп. Ташлап киттем. Без синең бәрәңгеләреңне, ястыкларыңны тыңларга бармадык, җырларга кирәк. Сөйлисең килсә, площадь свободыга бар. Кеше талап акча эшләп йөрмә. Башка җырчылардан өйрән», дип язган Гөлнур аккаунтында утыручы инстадашы.

«Казан концертыннан соң килгән тәмле фикерләрнең берсе. Кеше талап йөрмә, дигәнен генә аңлап бетермәдем. Беренче рәттә нәкь каршымда утырганыгызны хәтерлим. Кәефегез баштан ук юк иде бугай сезнең. Сәхнәдә минем шпаргалкаларымны актарганыгызны күрү белән, аңладык. Ә үзегез бик матур ханым!» - дип җавап биргән Илсөя.

Инстачылар Илсөяне юатып комментарийлар яза. «Борчылма», «Миңа бик ошый», «Эт өрә тора, бүре йөри тора», - дип әйтәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100