Илсөя Бәдретдиновага улы нәрсәне тыя?

12 февраль 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Җырчы Илсөя Бәдретдинова Инстаграмга казаннан чүмеч белән аш ашаган фото куйган.

Әби әйтә иде: "бусагага утырырга ярамый","өстәлдә ризык калдырырга ярамый","сишәмбе тырнак кисәргә ярамый","кәстрүлдән ашарга ярамый"...ооооо андый "ярамыйлар" бик күп иде. Ярар... кәстрүлдән нигә ярамаганын чамалыйм. Калганнарын да үтәргә тырышам... Ярамый икән ярамый инде... ләкин нигә?"- дип язган җырчы.

"Бөтен тормыш "ярамыйдан" тора. Малайны алай тыңлатып булмый", - дип зарланып та алган ул.

"Сиңа ярамый, әни, әбиеңне тыңла. Миңа ярый", - ди дә, үзенчә эшли дә куя. Аннары көлә миннән... "Шуннан менә берни булмады", - ди.

"Ә бездә әби тәрбиясе. Әби белән үскәннәр мине аңларга тиеш", дигән җырчы.

Инстачылар җавап итеп үз "ярамый"ларын язып калдырган. 


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Әби әйтә иде: " бусагага утырырга ярамый","өстәлдә ризык калдырырга ярамый","сишәмбе тырнак кисәргә ярамый","кәстрүлдән ашарга ярамый"...ооооо андый "ярамыйлар" бик күп иде. Ярар...кәстрүлдән нигә ярамаганын чамалыйм. Калганнарын да үтәргә тырышам..."Ярамый икән ярамый" инде...ләкин нигә? Бөтен тормыш "ярамыйдан" тора. Малайны алай тыңлатып булмый. "Сиңа ярамый,әни, әбиеңне тыңла. Миңа ярый, -ди дә ,үзенчә эшли дә куя))) аннары көлә миннән..."Шуннан...менә берни булмады",- ди. Ә бездә әби тәрбиясе. Әби белән үскәннәр мине аңларга тиеш. Сезгә ниләр эшләргә ярамый?)))

Публикация от Ильсия Бадретдинова (@ilsiiabadretdinova)


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Социаль челтәр йолдызлары

Җырчы Ришат Төхвәтуллин ике хатын алырга риза

Тамашачылар Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинны җырчы кызлар Алия Карачурина һәм Гөлназ Асаевага “өйләндерүдән ” туктамаслар шикелле. Җырчы егет исә Казанда узачак юбилей концертларында бу “мәхәббәт өчпочмагы”на нокта куярга тели. "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә шул хакта белдерде.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла