Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдиновага "Син кеше түгел" дип язганнар

Илсөянең моңа күңеле төшкән. Гафу үтенә.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдиновага "Син кеше түгел" дип язганнар
Җырчы Илсөя Бәдретдинова сабан туйларында эшләгәннән соң, икенче көнне иртән уянган, ә смартфонында хәбәр: "Син кеше түгел, минем белән фотога төшмәдең". 

"Ни дип әйтергә дә белмим инде... Гафу итегез мине..." дип язган Илсөя.

"Абау, кешенең әшәкелеге!" - дип язалар Илсөянең бу инстаграм посты астында. Әллә Илсөягә атап язалар, әллә аны "кеше түгел" дип атаган бәндәгә... 

"Ә нигә андый алама кеше белән фотога төшәселәре килә икән?" - диючеләр дә бар. 

Җырчы Айгөл Бариева да, үзенең хәлен искә төшерептер инде: "Уф. Ярап булмый бу кешеләргә", - дип язып куйган. Зерә язган, дияр идек. Чөнки Айгөлнең язуына инстадусты җавабы да озак көттермәгән: "Ничек инде Айгөл Бариева кебек "йолдызларга" кешеләргә ярап булсын". Айгөл, аптырап, "йолдызлар күктә генә" дип язып куярга мәҗбүр булган.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100