Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдиновага Корбан ашларыннан соң күп нәрсә аңлашылмый башлаган

Илсөя Бәдретдиновага Корбан ашларыннан соң күп нәрсә аңлашылмый башлаган

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдиновага Корбан ашларыннан соң күп нәрсә аңлашылмый башлаган
Җырчы Илсөя Бәдретдинова инстаграмында күп бәхәсләр кузгатырлык мәсьәлә күтәрә.

"Минем бу постны "нәрсәгә кирәкмәгәнне кашый инде" дип кабул итмәгез. Чынлап та кайбер нәрсәләрне аңламаганга язам. Бик четерекле темага кагылам, алдан ук әйтәм, бер кемне үпкәләтергә теләмим!

Берничә җирдә корбан ашында булдым быел. Төрле җирдә төрле йола...

Бер ханым өстәлгә куелган кыяр белән помидорга бәйләнде. Имеш, ул "закуска" һәм ул дини бәйрәм өстәленә куелырга тиеш түгел. Икенчесе әйтә мөселманнарга балык ашарга ярамый ди, чөнки ул чалынмаган.

Өченчесе өстәлдә бөтен нәрсә хәләл кибеттән алынган булырга тиеш ди. Гомумән аңлатыгыз әле мин җүләргә, хәләл кибеттән алган күкәй белән базардан алган күкәй арасында нинди аерма бар? Менә уйлап утырам, безнең тавыклар хәләл күкәй саламы икән ул? Чөнки әтәчне керәшен Гена бабайдан сатып алдык.

Ә нинди була ул хәләл туңдырма?

Аннан аңламыйм, хәзер хәләл каш ясау модага керде. Җонны йолку ярамый. Бу тәндәге бөтен җонга да кагыламы?

Тырнакны буярга ярамый, ә битне ярый. Анламыйм бит.

Биттәге җыерчыкларны укол ярдәмендә тигезләргә ярамый, чөнки бу "Аллаһының биргәненә каршы килү" дип санала икән. Миңа шулай аңлаттылар. Ә нигә тешне яматырга ярый? Чересен шунда...

Хәтта эт күтәреп фотога төшкән өчен дә эләкте үземә...

Без бәләкәй чакта корбан итнең сөякләрен җиргә күмәргә кирәк, этләргә бирергә ярамый диләр иде. Соңрак бәйдәге эткә бирергә ярый башлады. Ә хәзер?

Шәһәр җирендә йөзләгән сарык бер көндә чалына һәм эшкәртелә. Сөякләрен, эч-башларын, тиресен кая куялар икән? 

Безгә әбиләребез Ходай бар ул дип өйрәтте. Ә хәзер Ходай дияргә ярамый. Нигә шулай өйрәттеләр микән безне?

Дин инстаграмга ничек карый икән? 

"Син корбан гаете көнне булса да фото куймыйча тор инде" дип язалар миңа. Мин монда яхшы, монда начар була белмим. Мин стабильно начар. Мин чын күңелемнән Аллаһының барлыгына, берлегенә ышанам! Кулымнан килгәнчә белгәнемне укыйм. Ышанган, чынлап та акыллы диндәге кешеләрне бик нык хөрмәт итәм. Ләкин соңгы вакытта Коръәнгә обновлениеләр киләме соң, аңламыйм", - дип язган Илсөя. 

"Әйдә сөйләшмик әле. Булган медаль, статуэткаларыңны кире алмагайлары. Хәзер шулай ич. Әле булмаган атказанган исемеңне алырга мөмкиннәр", - дип кисәткән Илсөяне "Болгар радиосы" һәм ТНВ телеканалы алып баручысы Айгөл Хәйруллина.

"Бик күп мондагы фикерләр диннән ерак булганнарның фикерләре. Коръәндә бар да язылган. Аны беркем берничек үзгәртә алмый. Хәзер бик күпләр килә дингә, ләкин үзләренчә үзгәртергә тырышалар", - дип язган Илсөянең бер инстадашы.

"Интертат" Илсөя Бәдретдинова билгеләгән һәр сорауга җавап алырга тырышыр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100