Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова Гөлсирин Абдуллинага: "Күрәселәрең алда әле!"

Илсөя Бәдретдинова Гөлсирин Абдуллинага: "Күрәселәрең алда әле!"

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова Гөлсирин Абдуллинага: "Күрәселәрең алда әле!"
Илсөя Бәдретдинова Гөлсирин Абдуллинага "Күрәселәрең алда әле" дип янаган. "Ваһапов" фондының инстаграмында шундый хәбәр чыкты.

Илсөя ИлСафны, Азат Абитовны һәм Гөлсиринне видеога төшерә. "Канатым!" - ди ул алар турында, мишәр булуларына ишарә ясап. Гөлсиринне төшергәндә: "Ул әле аңлап бетерми кая эләккәнен, күрәселәрең алда әле", - дип көлә.

Укучылар Илсөянең мондый мөрәҗәгатен аңламаган.

"Яңа гына ярәшкән яшьләргә гаилә бәхете теләргә кирәк, алай каты сүзләр әйтеп күңелләрен төшермәскә кирәк, бик матур пар, сәламәт булсыннар, бәхетле тормышта бер- берсен яратып ,хөрмәт итеп яшәсеннәр!"
"Нигә шул чаклы каты бәрелә Илсөя, Гульсикалар яшьләр, аларга бәхет кенә теләргә кирәк". 
"Әйе Гөлсириннең күрәселәре алда әле, бәхетле әни буласы, балалар үстерәсе, Азатының мәхәббәтен тоеп, иркә хатын булып яшиселәре алда шул!!!"
"Мишәр башыңны тишәр бит, ай".
"Илсөя, яшьләргә бәхет телә, ямьсез сүз сөйләп бара гастрольдә", - дип тәнкыйтьләгәннәр Илсөяне.

"Иии, халык, бер генә дә аңламыйсызмыни соң шаяртып сөйләшүне? Уен-көлке белән әйтә бит инде Илсөя ханым. Үз итеп, яратып, Гөлсирингә канат, ди."
"Ул шаярта. Гөлсирин дә, Азат та - без барыбыз да моны аңлыйбыз", - дип язган Ваһапов фестивале вәкиле.

"Ни өчен Азат аның әйткән сүзенә авыз ерып утыра, матур түгел".
"Шаяру булса да, булмаса да, очып чыгып китте тоталмыйсың. Яңа корыла торган гаиләгә андый теләкләр теләргә ярамый. Халык телендә ул сүз начарлардан санала, шаяру булса да", - дип язганнар бу җавапка каршы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100