Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илназ Баһка мактаулы исем бирелде

Автор-башкаручы Илназ Баһ "Татарстанның атказанган артисты" исеменә лаек булган.

news_top_970_100
Илназ Баһка мактаулы исем бирелде
Арча егете, өч малай әтисе, автор-башкаручы Илназ Баһка "Татарстанның атказанган артисты" исеме бирелгән. Бу хакта үзенең "Инстаграм"дагы битендә "Болгар" радиосы пиар-менеджеры, "Болгар радиосы" сайтының баш мөхәррире Эльвира Шакирова хәбәр итә. 
 
"Сөенечле яңалык, дуслар! Илназ Баһ "Татарстанның атказанган артисты" исеменә лаек булды. Котлыйм, дустым! Иҗади уңышлар телим! Син моңа лаек!" - дип язган Эльвира.
Илназ Баһ эстрадага "Аңла, йөрәгемне" җыры белән килеп керде. Татарның бердәнбер блондин ир-ат җырчысына быел 35 яшь тулды.

<

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100