Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илле бала турында хыялланучы ир бер йортта өч хатын белән яши

Ир аерым бүлмәдә яши. Хатыннар исә барысы бергә көн күрә һәм ир бүлмәсенә чиратлап йөри.

news_top_970_100
Илле бала турында хыялланучы ир бер йортта өч хатын белән яши

Владимир өлкәсендә яшәүче Иван Суховка 34 яшь. Аның 13 баласы, өч хатыны бар. Ләкин ул моның белән генә туктарга җыенмый. Бу хакта Андрей Малахов белән «Прямой эфир» тапшыруында сөйләштеләр.

Иван законлы хатыны белән 11 ел бергә яши. Бу аның беренче хатыны түгел инде. Иван ялганнан туйган һәм бөтен хатыннарын да бер түбә астына җыярга тели.

Иван барлык хатыннары турында да кайгыртам дип исәпли. Ул тормышны катгый кагыйдәләр буенча кора. Аңа буйсынмаганнарны җәза көтә. Бу кагыйдәләргә түзеп тормаучылар да табылган. Иң кече хатын — 25 яшьлек Юлия балаларын алып, Иваннан качып киткән.

Иван озак кайгырмаган, 30 яшьлек Мәдинәне алып кайткан.

Иван үзен христиан дип саный. 11 ел элек ул күпхатынлы булырга карар кыла. Соңрак ул Кавказда өч хатынлы гаилә күреп кайта һәм шундый тормышка кызыгып кала. Ислам буенча хатыннар саны дүрт белән генә чикләнә. Сухов исә бу чикләүне кабул итәсе килми.

«Ходай күпме бирсә, шул була. Иң мөһиме — 50 бала тудыру. Кимендә. Нәселемне торгызасым килә», — ди Иван.

Киләсе елга Иванның тагын ике баласы туачак. Хәзерге вакытта аның ике хатыны авырлы. Шулай итеп 13 бала янына тагын икәү кушылачак.

Иванның рәсми хатыны бер генә — ул Наталья. Бу пар башта гадәти гаилә булып яши башлый. Наталья биш бала таба. Дүрт ел бергә яшәгәч, Иван тагын берничә хатын алу теләген әйтә. Башта гаиләдә талаш була, ләкин Наталья Иванны ташлап китми. Ул инде бер тапкыр аерылган хатын була. шуңа күрә Иваннан китәргә дә җыенмый. Наталья Иванны яратам дип әйтә.

Бу гаиләдә Иван аерым бүлмәдә яши. Хатыннар барысы да бер бүлмәдә тора. Алар Иван белән кунарга чиратлап йөри.

«Минем чират җитәсен беләм бит», — ди Наталья. Икенче хатын Аннаның ике баласы бар. Ул да бу хәлдә романтика таба. Мәдинәнең барысы да алда әле диләр.

Хатыннар сөйләгәнчә, гаиләдә һәр бала үз әнисен белә. Бала башка хатыннарга исә исеме белән генә дәшә.

Наталья — шәфкать туташы булып эшли, хәзер ул декретта. Анна — тикшерүче булып эшли, ул да декретта. Мәдинә — хуҗабикә. Аның әтисе хәрби кеше. Мәдинә үзе дә күпхатынлы мөселман гаиләсендә үскән. Аның әти-әнисе кызларының Иванга — христианга кияүгә чыгуына каршы булган.

Студиягә килгән 28 яшьлек Валерия дүртенче хатын булырга теләвен әйтте.

Качып киткән хатын Юлия килеп кенә чын хәлләрне сөйләде. Наталья белән Анна сурәтләгән идеаль гаиләне җимереп атты. Сухов Юлиянең өч баласын үз исеменә яздырган һәм балалар өчен түләнә торган акчаны алып ята икән. Шулай ук Иванның аеруча вәхшилек белән балаларны җәзалавы да ачыкланды.

«Матур язмаган өчен салкын душ, елаган өчен авызны томалап кую — болар Иванның тәрбия ысуллары», — дип сөйләде Юлия.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100