"Илфакның безнең арадан китүе белән эш ярты юлда туктап калды..."

8 февраль 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: Рамил Гали
Журналист Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылы турында шәҗәрәләр китабының яртысын төзегән булган.
Журналист һәм продюсер булып танылган Илфак Шиһаповның язылып бетмәгән китабы калган. Ул Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылы кешеләренең шәҗәрә китабының яртысын төзегән булган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Россиянең татар авыллары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов сөйләде.

“Башкортстанда шәҗәрә тарихын өйрәнү Татарстанга караганда ун еллап иртәрәк башланды. Авыл тарихлары турында да язылды. Минем үземнең туган авыл Төмәнәк турында да ике китап дөнья күрде. Аның берсен - “Кемнәр соң без, Төмәнәк бабай?” китабын журналист Илфак Шиһапов язды. Икенчесе - “Синеке без, Төмәнәккәем” исемлесе язучы Шаһинур Мостафин җитәкчелегендә дөнья күрде.

Фәнир Галимов Төмәнәк авылы халкы шәҗәрәләренә багышланган өченче китапның инде яртысы әзер икәнен әйтте.

“Шәҗәрәләрдән торачак өченче китапның яртысы әзер. Аны мәрхүм Илфак Шиһапов эшли башлаган иде. Әмма Илфак безнең арадан китүе белән бу эш ярты юлда туктап калды. Илфак – аяклы энциклопедия иде. Аның китүе – татар халкы өчен зур югалту. Ул безнең Төмәнәк авылындагы һәр кешене белә иде. “Фәнир абый, менә бу абзыйның нәсел җебе фәләнгә барып тоташа, болар туган икән”, – дип, ачышлар ясый иде. Ул әлеге китапның яртысын эшләп калырга өлгерде, ә башка идеяләрен үзе белән алып китте, – диде Фәнир Галимов.

Исегезгә төшерәбез, язучы, журналист һәм продюсер Илфак Шиһапов 2017 елның 31 маенда үз фатирында вакытсыз вафат булды. Исән булса, аңа быел 50 яшь тулган булыр иде.

Фикерләр








Социаль челтәр йолдызлары

Шаяннар һәм тапкырлар клубы йолдызы Рамил Агдеев Мөнир Рахмаевның яңа клибын мактый

Рамилнең Казан кафеларының берсендә тамашачыларга мөрәҗәгать иткән видеосы социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда тарала. "Ә сез Мөнир Рахмаевның яңа клибын күрдегезме?" дигән сорауга тамашачылар көлә башлый.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла