Илфак Шиһаповка бәйле танышлык: Айсылу Габдинова Назгөл Дибаева белән очрашкан

16 Апреля 2018

Айсылу белән Назгөлнең очрашу мизгелләрен сурәтләгән фотоны Инстаграмга продюсер Эльвира Мулеева куйган.
Продюсер, журналист, җырлар авторы, тарихчы Илфак Шиһапов үлеме алдыннан социаль челтәрләрдәге битендә Назгөл Дибаева фотоларын күп урнаштырды. Назгөлнең кем икәнен соңыннан, Илфакның вафатыннан соң гына белдек: алар социаль челтәрдә танышканнар һәм бары шунда гына аралашканнар, Назгөл Илфакны хөрмәт иткән, аның иҗатын, рухын аңлаучы да, юатучы да булган. 

Назгөл Илфакны соңгы юлга озатырга да килгән иде. Соңыннан ул Илфакка дип язылган, әмма тапшырылмаган хатлары белән дә бүлеште

Шушы көннәрдә Назгөл Илфак продюсер буларак таныткан Айсылу Габдинова белән очрашкан. Очрашу Стәрлетамакта "Дуслык күпере" татар-башкорт эстрадасы фестивале кысаларында үткән булса кирәк. Искәртеп үтик, Айсылу Габдинованың хәзерге продюсеры - Илфак Шиһаповның якын дусты Рифат Фәттахов. "Дуслык күпере" - Фәттахов проекты.

Назгөлнең Айсылу белән төшкән фотосын инстаграмга продюсер Эльвира Мулеева элгән.


Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла