Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илһам Шакировның вафаты уңаеннан язылган шигырьләр

Илһам Шакировның вафаты уңаеннан язылган шигырьләр

news_top_970_100
Илһам Шакировның вафаты уңаеннан язылган шигырьләр
Роберт Миңнуллин


Рәзиф Дәүләт Бикбаулы

Илһам абыйга.

Җырың калды күңелдә

Җырчы китте, моңы калды,
Меңнәрнең күңелендә.
Ятим калды бүген татар,
Илһамсыз нишләрбез лә?

Синең белән үтте яшьлек,
Үтте тормыш юллары.
Күңелләрдә мәңге калыр,
Илһам абый җырлары.

"Идел буе каеннарын"-
Онытылып җырладың.
"Сарман" белән "Карурман" бар,
"Син сазыңны уйнадың"!

Санап бетерерлек түгел,
Син җырлаган җырларны.
Моң иленә алып киттең,
Тыңлаганда аларны.

Синсез безнең сагышларны,
Таратыр тик җил генә.
Җыр булып кире кайтырсың,
Һәркемнең күңеленә.

Гөлүсә Баттал

Өмет булган икән әле
моңа кадәр...
өмет булган...
Сез үксез дип 
каһкаһәләп
дулый буран...
Җаннар үкси, 
коткар безне
кара урман...

Гөлнур Айзат

Илһам ул - татар даны!

Илһамсыз калды халкым да
Карурман кебек күңел.
Бар ул ,бар ,җырлаучы бик күп,
Тик алар Илһам түгел! 

Тетрәндерә иде Илһам
“Карурман”ның үзен дә!
Илһам китте кайтмас җиргә,
Сагыш -халкым йөзендә.

“Әллүки” булып уятты
Йокласа татар җаны.
Илһам –ул халкым язмышы,
Илһам –ул татар даны!

“Әдрән диңгез” кебек тирән
Моңлы иде җырлары.
Илһам моңнарыннан куәт
Алды татар уллары!

Былбыллар юксыныр инде
Яз килгәч Илһамнарын!
Белеп китте Илһам абый
Күңелдә илһам барын.

Гел борчылды татар өчен
Йөрсә дә сәфәрләрдә.
Илһам безнеке иде ул.
Авылда,шәһәрләрдә!

Һәркем белә,таный иде
Татарның моң иясен!
Аның исеме алдында
Гел килә баш иясем.

“Җиз кыңгырау моңнары”на
Кушылды бүген буран.
Китте халкымның баласы
Моң сызган олы юлдан...

Урының җәннәт түрләрендә булсын, Илһам абый! 

Раил Гатауллин

Казанда буран купканга
Аптырый иде күңел.
ИЛҺАМ вафат булган икән -
Һич ышанырлык түгел!

Бүген Илһам ага түгел,
Ә табигать моңлана.
Кеше китә, җыры кала
Күңел тулы моңнарда.

Илзирә Вәлиуллина

Илһам ага Шакировның якты истәлегенә

Буран дулый,җил тузгыта
Карларны пыран-заран...
Гүя,галәм хәбәр сала:
"Китә,дип,моңлы балаң"...
Бүген бураны да үзгә,
Башкачарак котыра -
Карларны да бер моң итеп
Барыр юлга тутыра.

Җил моңлана...Милли моң бу! -
Югалткан мәшһүр улын...
Шуңадыр ла,табигать тә
Моңнан түшәгән юлын.

Илһамлы юл...Ап-актан юл...
Илһамлы көн - илаһи...
Илһам Шакиров шикелле
Моңлы көн бу,валлаһи..
Әйе,күңел җырчы кебек
Сузып,сызып моңлана.
Татар җыры нәкь Илһамча,
Шакировча җырлана!

Илһам ага үзе әйтте:
"Милләтне, дип,моң саклый.
Дин вә милли көйләребез
Халкымны данлый,аклый"..
Милли көйне хәтерләтеп
Буран сара юлымны.
И,Раббым,нәүмиз калдырып
Алдың моңлы улыңны .

Шәмсия Җиһангирова

«Мин Илһамны тыңлыйм»

Мин Илһамны тыңлыйм. Моңга сусап,
Җаным иңрәп, җирсеп куйсам да,
Иксез-чиксез җиһан эчләрендә
Үз-үземне ятим тойсам да,
Әйләнәм дә кайтам Илһамга.

Җырлаучылар түгел, мырлаучылар
Сәгать саен арткан заманда,
Күңелем моңнан бизә күрмәсен, дип,
Мин Илһамны тыңлыйм һаман да...

Татар кебек тыйнак та ул моңнар,
Кирәк икән – корыч калкан да!
Эскадроннар белән яуга киткән,
Шахталарга төшкән, карурманнар кичкән,
Әдрәннәргә җиткән моң анда.

Покосларга ятып җырлаячак,
Җырлаячак сөяп куйсаң да...
Бетмәде моң, бетмәс, бетмәячәк,
Мәңге яшәячәк Илһамда!

«Аның кебек җырлаучылар бар», – дип,
Бәхәсләшә кемдер кайчакта, –
«Йөз елга бер туа...» дисәләр дә,
Илһам кебек булмаячаклар!

«Карурман»га керүчеләр булды,
Тик чыгучы гына булмады.
«Моң иясе бул!» – дип, халык үзе
Мирас иткән аңа моңнарны!

Күп гасырлар үткәч, сүзләремнең
Дөреслеген янә белерсез:
Татар моңы кебек мәңгелек ул,
Халкым кебек мәңге үлемсез!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100