Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Идрис Газиев: “Әрсез булмадым...”

“Интертат” хәбәрчесе Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Идрис Газиев белән татар эстрадасындагы хәлләр хакында сөйләште.

news_top_970_100
Идрис Газиев: “Әрсез булмадым...”
- Идрис абый, сезнең репертуарда һәрвакыт татар халык җырлары өстенлек итә. Бүгенге көндә тамашачыга андый җырлар кирәкме?

- Татар эстрадасының бөеклеген күрсәтә алырлык итеп эшләргә кирәк. Татар халык җырларына “бу бит иске җыр” – дип карарга ярамый. Җыр искерә торган әйбер түгел, яшь башкаручылар шуны аңласын иде. Безгә җыр сәнгатен саклап калырга кирәк. 

Дәртле җырлар тиз онытыла, аларның яшәү озынлыгы бер елдан артмый. Башта гына ул тамашачы теленнән төшми, берара гына популяр булып ала. 

Хәзерге вакытта мине җырларга кагылган тагын бер мәсьәлә борчый. Аларның мәгънәсе һәм сүзләре бер үк төрле, җыр авторлары бер-берсен кабатлый. Мәхәббәт хисләре турында нинди генә җырны тыңлап карама, “яратам, сөям” сүзләреннән ерак китә алмыйлар. Сыйфат ягыннан да шактый артта калабыз.

- Моңлы җырлар белән генә алга китеп булырмы соң? Замана бер урында гына тормый бит.

- Хәзер концертларда артистлар шоу-программа күрсәтү яклы. Килешәм, ниндидер яңалык булырга тиеш. Мин гел халык җырлар гына башкарсыннар дип әйтмим. Тик яшь иҗатчылар моңлы җырлар хакында да онытмасыннар иде. 

Технологияләр ярдәмендә ясалган, көйләнгән тавыш белән ерак китеп булмый. 

Гомумән, хәзерге заман җырчылары өчен беренче урында акча тора. Аларга бүген үк танылырга, кесә тутырып акча эшләргә кирәк. Шуның өчен эте дә, бете дә сәхнәгә менәргә ашыга. Татар эстрадасы чүплеккә әйләнмәсен иде. Җыр сәнгатенең киләчәге өчен җан атып йөрүчеләр бармак белән генә санарлык. Әгәр дә үзебезне милләт буларак саклап калырга телибез икән, болай дәвам итәргә тиеш түгел.

- Яшьләр арасында өметле җырчылар бармы?

- Мин сәхнәдә кырык елга якын иҗат итәм. Шул вакыт эчендә уңышка ирешү өчен эшләмәдем, беренче урында һәрвакыт җырларның сыйфаты торды. Кайбер артистлар “заллар җыя алырмын микән?” дип калтырап төшә. Мин ул хакта бөтенләй уйламадым, булганына кәнәгать идем. Никадәр халык килә, шулар өчен чыгыш ясадым. Үз-үземә һәрвакыт тәлапчән булдым. Тавышым әле дә яңгырап тора, ул тере тавышка җырлауның нәтиҗәсе. Аннан соң көн саен тавышны һәм тынны үстерә торган күнегүләр башкарам. 

Хәзерге вакытта күп башкаручыларның тавышында аһәң юк. 

Әмма үрнәк булырлык артистлар да бар, аларның иҗатын гел күзәтәм. Яшьләр арасында татар милләтен саклап калырга теләгән өметле яшьләрне беләм. Мәсәлән, матур тавышлы һәм киң диапазонлы Ришат Төхвәтуллин һәм Филүс Каһировны әйтер идем. Заманча стильне дә алып баралар, моң хакында да онытмый.

- Сез – популяр, әмма үзегезне йолдызга санап кычкырып йөрмисез...

- Еллар узган саен иҗатыма нәтиҗә ясыйм. Акчасы да килә, уңышларым да бар. Бүгенгә кадәр төрле чараларга чакырып торалар. Әрсез булмадым, ләкин татар эстрадасыннан төшеп калмадым. Уңышның сере – тырышып эшләүдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100