Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Идел Кыямов сөйгəн кызы белəн никах укыткан!

"Татарстан" телерадиокомпаниясе алып баручысы Идел Кыямов никахлашуы турында Инстаграм битендə хəбəр итте.

news_top_970_100
Идел Кыямов сөйгəн кызы белəн никах укыткан!
Иделнең сөйгəн яры - Тукай районы кызы, Казан дəүлəт консерваториясе профессоры Зилə Сөнгатуллина классын тəмамлаган опера җырчысы Сөмбел Ситдикова.

Профессор Зилə Сөнгатуллина "Татар-информ" хəбəрчесенə биргəн интервьюсында: "Сөмбел миндә беренче курстан бирле укый. Ул талантлы, матур тавышлы, табигате буенча чын татар кызы. Сөмбел шул хәтле тыйнак, тәрбияле һәм әдәпле, укуга карата да җитди карый.

Сөмбел һәрвакытта да бик уңышлы башкарды. Консерваториянең опера студиясеннән тыш, ул күп кенә конкурсларда да катнаша килде.

Гап-гади авыл кызы. Шундый югары классик әсәрләренә кадәр үсеп җиткән икән, ул бик зур хезмәт! Талантлы кешегә 90% хезмәт кирәк. Ә Сөмбелдә бөтен нәрсә дә бар. Аның киләчәге яхшы булуын телим, бөтен теләкләре кабул булсын, үзенең талантын тормышка ашырсын, иң мөһиме, эш урыны табылсын дигән теләктә калам", - дигəн иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100