Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гол керткән өчен "Ак Барс" җанатарына миллион сум биргәннәр - видео

Бәйге алтынчы тапкыр уздырылганда гына җиңүче ачыкланган.

news_top_970_100
Гол керткән өчен "Ак Барс" җанатарына миллион сум биргәннәр - видео

«Ак Барс» хоккей клубының җанатары миллион сум акча откан. КХЛ матчларының берсе вакытында Илнас Хәсәншин исемле җанатар махсус бәйгедә катнашкан. Бу турыда «Ак Барс» клубының матбугат хезмәте  итте.

Казанда узган матчлар вакытында «Ак Барс» клубы бәйге оештыра. Катнашу өчен, җанатарлар уен алдыннан теркәлү уза. Призны алу өчен бер капка янына басып, каршы яктагы капкага гол кертергә кирәк. Каршы як капканың зур өлеше махсус япма белән ябылган. Анда бары тик кечкенә тишек кенә бар. Менә шул тишеккә гол кертәсе дә инде!

Илнас Хәсәншин — гол керткән беренче җанатар. Моңа кадәр бәйге биш тапкыр узган. Бәхетле миллионер алтынчы бәйгедә генә ачыкланган. Илнас миллион сумны әти-әнисенә, гаиләсенә тотачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

«Ак Барс» хоккей клубы белән «Ак Барс» банкы оештырган бәйге октябрьдә башланды һәм ул сезон азагына кадәр дәвам итәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100