Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Гел җырлап йөреп булмас”. Зәйнәб Фәрхетдинова сәхнәдән китәме?

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова яңа сезонда концертларының күп булмавын белдерде. Бу хакта ул Инстаграмда язган.

news_top_970_100
“Гел җырлап йөреп булмас”. Зәйнәб Фәрхетдинова сәхнәдән китәме?

“Сезонны ачсам да, концертлар бик күп түгел. Ишетсәгез, килми калмагыз, гел җырлап йөреп булмас”, - дип язган җырчы. Фәрхетдинова шулай ук ерак җирләргә гастрольләргә барып йөрмәячәген дә әйткән.

Күпләр җырчының бу сүзләрен сәхнәдән китү дип кабул иткән, күрәсең. Җырчыга инста-дуслары:

“Күңелеңнән иләс-миләс фикерләрне чыгарып атып, җырла әле син, сандугач!”

“Сез дә җырламасагыз фанерага сикереп йөрүче “җырчылар”ны тыңларга калабызмыни?”

“Сез татар эстрадасының йөзек кашы… Сезгә иртәрәк әле”, - дип комментарийлар калдырганнар.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100