Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Гармунда уйнаган кебек сава сыерны" - Рәфинә Ганиуллина йокыдан торганчы ире Рәзил Камалов сыер сауган

"Гармунда уйнаган кебек сава сыерны" - Рәфинә Ганиуллина йокыдан торганчы ире Рәзил Камалов сыер сауган

news_top_970_100
"Гармунда уйнаган кебек сава сыерны" - Рәфинә Ганиуллина йокыдан торганчы ире Рәзил Камалов сыер сауган
Рәфинә Ганиуллина гаиләсе белән авылга кайнанасына кунакка кайткан. Килен хезмәте күрсәтергә теләп, сыер саумакчы булган. Әмма ире Рәзил Камалов өлгеррәк булып чыккан.

Улына беренче комментарийларның берсен әнисе язган: "Ну, улым, минем өйрәткәнем бушка китмәгән. Дөресе, үзеңнең тырышып өйрәнәсе килгәнең. Бик пештек булдың шул".

Иҗади гаиләнең инстадуслары соклануларын белдереп комментарийлар калдырган.

"Воообще молодец булдыра";

"Молодецтан башка суз юк инде!!! Күз тимәсен инде үзегезгә!";

"Молодец, шәп сава бу"; 
 
"Тәтешлеләр бар яктан да уңганнар алар. Молодец эшнен гарьлеге юк ул"; 
 
"Гармунда уйнаган кебек сава сыерны, молодец!!!";
 
"Молодец үзе көлә, йөзе көлә, кулыннан эш килә"; 
 
"Молодец, бөтен ирләр дә шундый булсыннар иде"; 
 
"Карале хатыннардан да арттырып җибәрә түгелме"; 
 
"Хатын-кыздан да оста, тиз сава". 
 
Шул кадәр мактаудан соң бер тискәре комментарий булмый калмый инде. "Чын ир-ат өстендә булырга тиеш, сыер астында түгел", - дип язган берсе.
 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100