Габдерәхим: "Айгөл Бариева, сары матбугатны сүкмә! Сары матбугатны укырга кирәк!"

8 апрель 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева, Инстаграмда туры элемтәгә чыгып, ни өчен сары матбугатка языласыз дигән сорау белән халыкка мөрәҗәгать итте. Ул Инстаграмга ялангач ботларын күрсәткән фото куйган иде. Бер татар газетасы җырчының шушы фотосын һәм укучыларның җырчыны тәнкыйть итеп язган комментарийларын күчереп бастырды. Айгөл Бариева Инстаграмдагы постында газеталарны тәнкыйть итеп язды. "Нигә сез акчагызны әрәм итеп газеталарга языласыз?" - дип сорый ул укучыларыннан. 

Журналист Габдерәхим Айгөл Бариеваны сары матбугатны укырга өндәде. 

"Айгөл! Җаным! Айгөл Бариева! Сары матбугатны сүкмә! Сары матбугатны укырга кирәк, Айгөл Бариева! Мин - Габдерәхим малай, сары матбугатта сине мактап язачакмын. Син - во! Мин сине яратам! Яшәсен Айгөл Бариева!  Куллар тотыштык, йолдыз-йолдызчык, һәммәбез тату, бездә – сәхнәдә Айгөл Бариева гына җырлый!" - дип җырлап та күрсәтте Габдерәхим. 






  Без Инстаграмда

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла