Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Габделхәй Биктаһиров: Хәния Фәрхинең каберенә таш куюны кичектерергә туры килде

Кабер ташын җырчының вафат булган көнендә - 27 июльдә урнаштырачаклар.

news_top_970_100
Габделхәй Биктаһиров: Хәния Фәрхинең каберенә таш куюны кичектерергә туры килде
"Онытылыр димә..." истәлекләр китабын Чаллыда 30 май көнне С. Садыйкова исемендәге концертлар залында җырчы истәлегенә багышлап уздырылган концертта һәр тамашачыга бирделәр, дип яза "Челнинские известия" газетасы. 

Зал тулы булган, тамашачылар күз яшьләре белән танылган җырчы репертуарындагы җырларны тыңладылар. Концертта Хәмдүнә Тимергалиева, Фирдүс Тямаев, Айгөл Бариева, Илгиз Закиров һәм башкалар чыгыш ясады. 

"Онытылыр димә..." дип аталган сурәтле китап 3 мең данәдә, рекордлы срокта - 2 ай эчендә язылган. Авторларның берсе - Чаллы язучысы Айгөл Әхмәтгалиева - тамашачылар, җырчыны якыннан белгән кешеләр алдында сүз тотты. Болар: КДМЦ табибы Әнисә Вәлиева, ул Хәния Фәрхинең икенче кызы Алсуны беренче булып кулларына алган табиб. Шулай ук, "Бәйрәм" ансамбле баянчысы Наил Мөхәммәтҗанов һәм Чаллыга ире янына күченеп килгәч, җырчы эшләгән "Энергетик" мәдәният йортының директоры Гөлзада Рзаева. 



"Хәния Фәрхигә һәйкәл әзер, без аны Казанның Яңа татар зиратында 27 июль - вафат булган көнендә урнаштырачакбыз, - дип сөйләде "Челнинские известия" газетасына җырчының ире Габделхәй Биктаһиров. - Эскизны мин 13 вариант арасыннан сайлап алдым. Иртәрәк - 27 майда куярга планлаштырган идек, ләкин техник сәбәпләр аркасында кичектерергә туры килде: ташны соң алып кайттылар".



Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисткасы 2017 елның 27 июлендә туган ягы Башкортстанда вафат булды. Хәния Фәрхигә 57 яшь иде. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100